Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кешене упкынга этәрүче афәт

Соңгы биш елда Россиядә наркотик матдәләрне кулланучылар саны якынча 4 тапкыр арткан. Соңгы ун елда хатын-кызлар арасында наркотиклар куллану - 7, наркотик белән бәйле үлем очрагы - 12, балалар арасында 42 тапкырга арткан.Cтажлы наркоманга наркотик сатып алыр өчен көн саен 1000-1500 сум акча кирәк. Әлеге саннар һәркемне куркуга сала. Замана...

Наркотик таратучылар, гадәттә, үз эшчәнлеген халык күп яши торган бай төбәкләрдә җайларга тырыша. Республикабыз да, икътисади үсештәге җирлек буларак, башка төбәкләргә караганда өстенрәк. 2010 елда республикадагы наркоманнарның 89 проценты героин кулланучылар булса, 2011 елда дезоморфинга һәм башка наркотикларга, әйтик, амфетаминга күчеш күзәтелә. Хәзер исә яңа төрле наркотиклар - «спайс» белән көрәшергә туры килә. Алай да «спайс» проблемасы республикабыз өчен яңа түгел инде. Тарту өчен кушылмалар Россиядә һәм Татарстанда 2009 елда күренә башлый. Әмма психоактив матдә төрләре артканнан-арта бара. Соңгы 4 елда гына да 50дән артык яңа наркотик ачыкланган.

- Илдус Нәгыймович, наркоманияне, эчкечелекне инде күптәннән замана афәте дияргә күнектек. Безнең районда әлеге чирләр белән интегүчеләр күпме?

- Бүгенге көндә Тукай районында 280нән артык кеше эчкечелек буенча исәптә тора, шуларның 80гә якыны - хатын-кызлар. Наркоманиягә килгәндә, әлеге куркыныч диагноз 28 кешегә куелган, шуларның икесе - хатын-кызлар. Безнең тагын профилактик исәптә, ягъни наркотикны бер-ике тапкыр ыгна кулланып караганнар исәбендә 39 кеше. Әле аның испәкә алынмаганнары, ачыкланмаганнары күпме! Токсикомания буенча 5 бала исәптә тора.

- Наркотикларга килгәндә, «спайслар» турында берничә сүз әйтеп үтсәгез иде. Бүгенге көндә аларны кулланучылар саны да артканнан-арта бара. Алар арасында яшьләрнең, ә бигрәк тә балаларның күп булуы аяныч...

- Күпләр «спайс»ны җиңел наркотик дип санап, аны кулланудан бернинди зарар булмас дип исәпли. Әмма тарту өчен кушылмаларның зарары инъекция сыйфатында организмга эләккән матдәләрдән бер дә ким түгел. «Спайс» ул - көчле синтетик наркотикларга манылган үлән чималы. «Спайс»лар составына берничә төрле наркотик керә, шуңа да «спайс»ны кулланучылар - полинаркомания белән чирлиләр дип әйтергә була. «Спайс»лардан бәйлелек бик тиз барлыкка килә, өстәп шуны да әйтәсе килә: аның бик күп чирләр дә китерүе мөмкин (әйткәнебезчә, составына агу эләгүе дә ихтимал). Әйтик, бер кеше Круглое Поле поселогыннан һәм бер кеше Бәтке авылыннан шул «спайс»ны кулланып, гасаби чирләр больницасына эләкте. Аларга «шизофрения» дигән диагноз куелды. Статистикага килгәндә, ул - аяныч: соңгы 2 ел эчендә генә дә 18-26 яшьлекләрнең наркотиклар, шул исәптән «спайс»лар, марихуана кулланып, полициягә эләккән очраклары күбәйде. Әле менә соңгы ярты ел эчендә генә дә без 26 кешене исәпкә алдык.

- Наркотиклар кулланучыларны исәпкә куйганнан соң алар белән нинди профилактик эшләр башкарыла?

- Исәпкә куелган наркоманны без еш кына нарколог кабинетына чакырабыз, сидек аша скрининг-тест үткәрәбез, профилактик чара һәм төрле препаратлар белән дәвалау курсы үткәрәбез. Моннан тыш районның балигъ булмаган яшүсмерләр белән эшләү бүлеге белән тыгыз элемтәдә торабыз. Төрледән-төрле аңлату чаралары, наркотикларның зарары турында, аның үлемгә китерәчәгенә басым ясап, әңгәмәләр оештырабыз.

- Наркотиклар куллана башларга бик ансат анысы, ә менә котылыр өчен бик күп вакыт кирәк шул. Илдус Нәгыймович, наркотиклар куллануны белү өчен махсус скрининг-тестлар турында да әйтеп үтсәгез иде, безнең районда да ул эш башкарыла бит.

- Былтыр гына без районның югары сыйныфларында укучы 500 балага әлеге тестны үткәрдек. Аллага шөкер, бөтен тест та тискәре күрсәткечләр белән безне сөендерде. Форсаттан файдаланып, район мәгариф бүлегенә, аерым итеп укытучылар коллективларына олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Укытучылар тарафыннан бик күп эш башкарыла, алар укучылар белән профилактик чаралар, әңгәмәләр үткәрәләр, бергәләшеп стена газеталары чыгаралар, төрле уеннар аша наркотикларның нинди куркыныч әйбер булуын күрсәтәләр. Минем нарколог булып эшләвемә быел 29 ел тулды, шул гомер эчендә балигъ булмаган балалар арасында наркотик кулланучылар, гомумән, булмады. Анары китапханәләрдә, мәдәният йортларында «Наркотикларга - юк» дип исемләнгән төрле чаралар, акцияләр дә үткәрелә. Бу - мөһим профилактик чара.

- Әлеге тесттан яшүсмер баш тарта аламы?

- Әйе, баш тарта ала. Бу тестларны без аларның ризалыгы белән үткәрәбез. 15 яшькә кадәр скрининг-тестлар үткәрү тыелган, ә 15 яшьтән соң без ризалык белән тест үткәрәбез. Кайбер мәктәпләрдә миңа укучылар бу сорауны биргән иде инде. Мин аларга тестның зарарсыз булуы, яшерер әйбере булмаса, нигә әле ризалык бирмәскә дип аңлату эше алып бардым. Эшләү дәверендә бер генә яшүсмернең дә тест үтүдән баш тартуын хәтерләмим.

Илдус Нәгыймович белән яшүсмерләрне нинди мәсьәләләр борчый, бүгенге көндә тагын нинди проблемалар ачылып ята - шулар турында сүз алып бардык.

- Районда үз-үзләренә кул салучы яшүсмерләр күбәйде дияргә була. Былтыр гына да район буенча шундый 6 очрак булды, шуларның берсе аянычлы тәмамланды, баланы коткарып булмады. Ни өчен алар үз-үзләренә кул салырга мәҗбүр соң? Сәбәпләре бихисап. Монда, әйтик, әти-әниләр, укытучылар белән уртак тел тапмау, җавапсыз мәхәббәт кебек сәбәпләр булырга мөмкин. Баланың яшүсмер вакытында аңа бигрәк тә игътибарлы булу зарур. Әти-әниләргә балалары белән аларның телендә сөйләшеп, аңлату эшләре алып барырга кирәк. Куркытып, кыйнап бернинди дә нәтиҗәгә ирешеп булмый. Балаңны нәрсә кызыксындыра, нинди уйлар белән яши ул, план-хыяллары бармы - менә шулар хакында уртага салып сөйләшергә кирәк. Хәзер югары технологияләр киң кулланылган заманда яшибез. Бөтен кешенең өендә компьютер, планшет бар. Баланың нинди сайтта утыруы, нәрсә белән кызыксынуы турында белеп була. Әти-әниләр, абый-апалар менә моны да онытмасыннар иде.

- Бала-чаганың компьютер коткысына эләгеп китүе дә бар бит. Яшүсмерләр социаль челтәрләр аша аралашуны хуп күрә, еш кына реаль тормышны күз алдына китерә алмый, аның белән яши белми.

- Килешәм. Бу - бик четерекле мәсьәлә. Компьютерга бәйлелекне мин наркотиклар куллану белән чагыштырыр идем. Әти-әниләр яшүсмерне контрольдә тотарга, аңа компьютер алдында ике сәгатьтән артык утырырга ярамаганлыгын аңлатырга бурычлы. Безнең районда бер куркыныч очрак булган иде. VI сыйныф укучысы компьютер уеннары белән мавыгып утырганда әбисе килеп, компьютерны электрдан ычкындыра. Бала исә аңа пычак белән кадый... Башка сыймаслык хәл, әлбәттә. Мондый очраклар бүтән кабатланмасын иде.

- Яшүсмерләрнең барысына да яңа төрле әйберләрне кабып карау, яшьтәшләре арасында масаеп, үз-үзеңне күрсәтү кебек сыйфатлар хас. Бүгенге көндә сыра эчеп, тәмәке тартып йөрүче яшьләр дә байтак...

- Кайбер олы кешеләрдән дә минем сыра эчүне начар нәрсә түгел дигәнен ишеткәнем бар. Ә чынлыкта исә сыра эчү олы проблема булып тора. Аның составында булган солод матдәсе тиз арада бавырны утырта, иммунитет югала, кеше үзен вакыт үтү белән начар хис итә башлый, сәламәтлеге какшый. Тәмәкенең зарары шулай ук организмга начар тәэсир итә. 9-10 яшьтән тартып йөрүче балалар бар бит хәзер! Тәмәке аларны үсүләреннән туктата, акыл сәләтләре түбәнәя, хәтерләре начарая, укуда өлгерми башлыйлар, һ.б. Яшьтән үк балаларга әлеге начар гадәтләр турында сөйләп, укып, махсус фильмнар күрсәтергә кирәк.

- Яшүсмернең начар гадәткә ияләнүен ачыклагач, ата-ана нишләргә тиеш? Наркотиклардан, алкогольдән мәҗбүри рәвештә дәвалыйлармы? Гомумән, наркотиклар кулланучыны дәвалап бетереп буламы?

- Наркоманнарны, алкоголизм белән авыручыларны мәҗбүри рәвештә суд карары нигезендә генә дәвалый алабыз. Дәвалауны, иң беренче чиратта, кешенең теләге булганда гына башкарып чыгып булачак, шуны онытмаска кирәк. Безнең район шәһәрнең наркологик диспансерына беркетелгән. Теләсә кайсы вакытта наркотиклар кулланучы, алкогольле эчемлекләрне берөзлексез эчүчеләрне стационарга сала алабыз. Анда дәваланганнан соң, «Возвращение» үзәгендә реабилитация курсы үтәргә була. Әйтеп китәргә кирәк, болар барысы да бушлай эшләнелә. Реабилитация чорында наркотиклар кулланучылар белән психолог, психотерпевтлар эшлиләр, савыгу гимнастикасы белән шөгыльләнәләр, бәлагә дучар булып айныган яшьтәшләре белән аралашалар, гомумән, яңа тормыш башлап җибәрәләр. Ә алкоголь мәcьәләсенә килгәндә дәвалау курслары бик күп, эчкечене амбулатор, стационар, төрле препаратлар ярдәмендә дә терелтү каралган. Халык телендәге «кодирование»ны (эмоциональ-стресслы психотерапия) наркологлар түләүле нигездә башкара.

- Алкоголь турында сүз чыккач, Илдус Нәгыймович, шуны сорыйсы килә: эчкечене бу зарарлы халәтттән ничек чыгарып була соң?

- Эчкечене тулысынча терелтер өчен аның үзенең теләге олы булырга тиеш. Аннары озак кына махсус препаратлар белән курс үтү кирәк. Шулай ук аңа булышырга теләүчеләр күп булса әйбәт. Әйтик, эчкече ир-атның гаиләсе, яраткан шөгыле, көндәлек эше булса - аңа терелү җиңелрәк булачак. Ул үзе дә әлеге начар гадәттән котылачагына ышаначак, якты хыяллар, өмет белән яши башлаячак. Дәвалау чоры үткәндә, боларның барысы да мөһим факторлар булып тора. Әйтәсе килгәнем шул: әгәр дә кеше үз теләге белән наркологка килеп, проблемасы турында әйтсә, без аны исәпкә куймыйбыз, дәваланырга булышабыз, реабилитация чоры үткәрәбез.

Сүз уңаеннан, бүген республикада «Наркотикларсыз тормыш» акциясе бара. Наркоманияне кисәтү эшләренең мондый формасы республикада инде беренче мәртәбә генә уздырылмый. «Наркотикларсыз тормыш» айлыгында наркоманияне кисәтүгә һәм сәламәт тормыш рәвешен алга сөрүгә юнәлдерелгән чаралар уздырыла. Акциянең максаты - хокук саклау структуралары, районның махсус комиссиясенең һәм бөтен халыкның наркотикларга каршы көрәштә бердәм булып эшләвен тәэмин итү. Яшь буынга мөрәҗәгатем: наркотик - сине упкынга этәрүче явыз көч. Наркотик куллану үзеңә генә түгел, синең якыннарыңа, әйләнә-тирәдәгеләреңә, җәмгыятькә очсыз-кырыйсыз зыян китерәчәген исеңнән чыгарма!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев