Грипптан саклану үзеңнән тора
Безнең халыкта бер кирәкмәгән гадәт бар. Салкын тию билгеләре булса: баш авырта, температурасы күтәрелә, ютәлли башласа, кул астында нинди дару бар, шуны эчеп яисә аптекадан былтыр грипп белән авырганда табиб биргән даруны сатып алып, үз белдеге белән дәвалана.
Ә бит узган елдагы грипп китереп чыгарган вирус быел бөтенләй аңа охшамаган булуы бик мөмкин. Чөнки грипп вирусының хәзергә өч тибы билгеле. Алар А, В һәм С вируслары. Иң киң таралган һәм кеше өчен куркынычы - А вирусы. Аның күптөрле төркемнәре бар. Шул исәптән быел АКШта эпидемия китереп чыгарган НЗN2 һәм Татарстанда грипп тараткан H1N1 тибы. Гриппның В вирусы кеше өчен бик куркыныч түгел, әлләни йогышлы да дип булмый, тик аның да эпидемия китереп чыгаруы ихтимал. С вирусы кешегә куркыныч китерми һәм гриппны әлләни таратмый.
Татарстанда быелгы грипп эпидемиясен А вирусы, H1N1 төркеме (подтибы) китереп чыгарды. Икенче төрле ул дуңгыз гриппы дип атала. Бу төр вирус тышкы мохиттә, кайнатканда, кояш һәм ультрафиолет нурлары астында тиз югала, әмма салкынга чыдам. Грипп, башлыча, авыру кеше ютәлләгәндә, төчкергәндә 2-3 метр арага таралып, һава, төкерек тамчылары аша йога. Ә кул биреп исәнләшкәндә, көнкүреш әйберләре аша йокмый.
Кеше грипп йоктырганнан соң 1-2 көн узгач кына үзен сиздерә. Калтырата-туңдыра башлый, кинәт температура күтәрелә һәм ул 39-40 градуска кадәр җитә, көчле баш авырта, буыннар, тән сызлый, коры ютәл җәфалый. Әгәр дә катлауланып китмәсә, авыру 5-6 көннән соң уза. Гриппны балалар, өлкән яшьтәгеләр һәм хроник авырулы кешеләр авыр кичерә. Авыру катлауланган очракта аларда үпкә ялкынсынуы күзәтелә, хроник чирләре үзен нык сиздерә.
Грипп белән авыручыны ничек дәваларга? Беренчедән, ул тирә-яктагылар белән аралашмаска тырышырга, 4-6 катлы марлядан ясалган маска кияргә һәм аны һәр 2 сәгать саен алмаштырырга яки кайнар үтүк белән зарарсызландырырга тиеш. Авыру мәктәптә укудан яки эшеннән вакытлыча азат ителә. Авыл җирендә ул фельдшер аша эшләнә. Вирус антибиотиклардан "курыкмый", шуңа күрә аларны бирүнең мәгънәсе юк. Алар бары тик грипп катлауланып киткән очракта - пневмония, хроник йогышлы авыру барлыкка килгәндә генә файда китерә.
Вируска каршы препаратларга килгәндә, А вируслы грипптан бик кыйммәт булмаган (20 таблеткалы бер кабы 50-60 сум) һәм уңай нәтиҗә бирә торганы - римантадин. Өлкәннәргә һәм 14 яшьтән узган балаларга аны түбәндәгечә эчәргә кирәк: 1 көн - 2 таблетканы өч тапкыр, 2 һәм 3нче көннәрдә - 2 таблетканы ике тапкыр, 4 һәм 5нче көннәрдә 2шәр таблетканы 1 тапкыр. Препаратны ашаганнан соң эчәләр. Шунысы да бар, йөкле, бала имезә торган аналарга бу даруны эчәргә ярамый.
Аптекаларда вируска каршы башка препаратлар да бар (аларны, башлыча, салкын тигәндә файдаланалар). Алар антигриппин, парацетамол, диазолин яки ларатодин, аскорбин кислотасы яки аскорутин, поливитаминнар. Грипп яки ОРЗ белән авыручылар тирләп организмнарын чистартырга тиеш. Моның өчен мөмкин кадәр күбрәк сыеклык - чәй, минераль су, юкә чәчәге, кура җиләге, миләш, карлыган, балан, гөлҗимеш төнәтмәләре эчәргә кирәк. Төнлә йоклаганда ныграк тирләү өчен 2-3 кат юрган ябынырга, әледән-әле юеш киемне корыга алмаштырырга.
Әгәр грипп 5-7 көннән соң да узмаса, ютәлләгәндә эренле какырык купса, тын бетсә, тикшеренү һәм авыруның катлаулануын бетерү өчен табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Грипптан ничек сакланырга? Иң ышанычлысы - гриппка каршы вакциналар. Поликлиникада грипптан прививкаларны процедура кабинетында ясыйлар. Вакциналар ким дигәндә бер айдан соң гына тәэсир иткәнлектән, быелгы эпидемиягә каршы ясатырга соңга да калынды инде. Вируска каршы әйбәт профилактика чарасы - көн саен 1 таблетка дибазол эчү яки көненә 3 тапкыр ашаганчы 20 тамчы эхинацея экстрактын эчү. Шулай ук 30 көн буе көн саен 1 таблетка римантадин кабул итәргә мөмкин. Һәм билгеге инде, тәртипле һәм тулы кыйммәтле туклану, көненә карап, җылы итеп киенү зарур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев