Батырлыкка һәрчак урын бар
Узган ел март аенда башланган коронавирус пандемиясе мондый колач алыр дип башыбызга да килмәде. Ә ул бик үзенчәлекле, моңа кадәр күрелмәгән, мәхерле авыру булып чыкты һәм бик тиз таралды. Мин үзем һөнәрем буенча табиб, гомерем буе спорттан аерылмадым. Заманында милли көрәш буенча СССРның спорт мастеры дәрәҗәсенә ирештем. Инде лаеклы ялга чыккач та районның спорт хәрәкәтендә катнашырга тырышам. Кыскасы, әле мин нык, бу зәхмәт миңа кагылмас дип яши идем.
Бер көнне кинәт температурам күтәрелә, тыным кысыла башлады. Авылда тиз генә табиб чакырту да проблема бит әле. Кызганыч, врачыбыз вафат булып, Күзкәй амбулаториясе табибсыз калды. Бәхеткә, авылга районнан йөрүче врачыбыз Рәфкать Юмаев киләсе көн икән. Иртән үк өйгә килеп тә җитте. Тәҗрибәле терапевт эшнең нәрсәдә икәнен тиз чамалады һәм ашыгыч ярдәм чакыртты. Шәһәрнең йогышлы авырулар дәваханәсенә алып киттеләр. Биредә бернинди тоткарлыксыз анализлар алдылар, диагноз дөрес куелган булып чыкты. Сизәм, хәл авырая бара. Мине ашыгыч рәвештә төбәкнең сугыш һәм тыл ветераннары өчен төзелгән госпитальгә салдылар.
Госпиталь... Сугыш кырларында яралыларны дәвалау өчен оештырылган медицина пунктларын шулай дип йөрткәннәр. Бөек Ватан сугышы елларында хәрби табиблар ул пунктларда күпме гомерләрне саклап калганнар! Күр инде, ничәмә еллар узган, шул исемдәге бу шәфкать йорты табиблары кабат, нәкъ фронттагыча, көнне төнгә ялгап кеше гомерләрен коткаралар. Коллегаларымның бүгенге каһарманлыгын күрү, белү өчен Аллаһы Тәгалә мине бирегә юллагандыр. Биредә дәваланып кайткан авылдашлардан табибларның ничек көн-төн авыру белән көрәшүләрен, аларга рәхмәт сүзләрен күп ишеткән идем. Монда бусагадан ук җылы караш, кайгыртучанлыкны тоеп, эчкә җылы керде.
«Кызыл зона» дигәннәре белән дә «таныштым». Биредә үзеңне чирле түгел, космик корабльгә керә торган кеше сыман тоясың. Махсус киемнәрдәге медиклар Гөлсинә Ситикова белән Фидания Мөхәмәтҗанова кабул итү процедураларын үткәреп, ЭКГ ясап, шуның нәтиҗәсе буенча мине дүртенче каттагы неврология бүлегенә менгерделәр. Ике кешелек палатада дежур табиб Алия Камалова белән беренче әңгәмәдән үк кәеф күтәрелде – коллегамның бу авырудан нык хәбәрдар булуын аңладым. Хәлләр бик шәптән булмаса да, өмет чаткысы кабынды. Мине бу өлкәдә инде тәҗрибә туплап өлгергән Рәсүл Мөхетдинов дигән табиб дәвалаячак икән.
Бу дәваханәдәге тәртип үзе генә дә сиңа авыру белән көрәшергә көч бирә. Кабул итү бүлмәсеннән үк бөтен эш искиткеч төгәллек белән оештырылган. Анда кабул итеп утыручы табибә Алия Камалованың кайгыртучанлыгы, хәлеңә керә белүе күңелгә сары май булып ятты. Әлеге чиргә дучар булган кеше өчен бик мөһим бу. Авыруларның үпкәләрендәге зарарлану дәрәҗәсен истә тотып, этажларга бүлгәннәр. Әле аңа кадәр ишек төбендә үк сине униформалар кигән шәфкать туташлары каршылап тора. Аз гына да көтәсе түгел, шунда ук сине махсус арбага утыртып алып кереп тә китәләр. Шул арада кабат анализлар алып, авыруыңның торышына карап, этажларга урнаштыралар. Мин дүртенче катка «эләктем». Хәлемнең җитдилеген шунда аңладым.
Бүлек мөдире Мария Крылова, табиблар Алия Камалова, Рәсүл Мөхетдинов шәһәргә Киров медицина институтын тәмамлап кайтканнар. Шәп белгечләр, ихлас күңелле чын шәфкать ияләре. Владимир Медведев үзебезнең Чаллы колледжын тәмамлаган. Аларның тырышлыгын, бер минут тынгы белмәүләрен күрәм дә, менә бит нинди чын табибларыбыз бар, мондый ярдәм булганда бу авыруны җиңәм мин дип сүз бирәм үземә. Лаборатория хезмәткәрләрен генә күр, ничә тапкыр анализ алалар, шикләнүләр белән күңелгә яра салмыйлар.
Баштагы берничә көндә хәлем авыраеп китте. Врачым Рәсүл Равилович минем авыруны җиңү өчен оптималь чишелеш тапты һәм үлем тырнагыннан йолып алды.
Шуны аерып әйтәсем килә, биредә авыруларны «чин»нарга бүлмиләр. Бөтен авыручыларга да бер төрле караш, җитди кайгыртучанлык күрсәтәләр.
Хәлем әйбәтләнә башлагач, мин үземне дәвалаган табибларны кызгана башладым: көннәр буена алар маскадан, киемнәре дә һава үткәрә торган түгел, тәүлек буе аяк өстендә, бер авыру кырыена ничә килеп китәләр микән?
Йөзләгән авыруның гомер-ләрен саклап калган, авыруым буенча үземә аралашырга туры килгән бүгенге көн каһарманнарының исемнәрен рәхмәт хисләре белән санап китәсем килә. Менә алар: бүлек мөдире Мария Крылова, дәвалаучы табиб Рәсүл Мөхетдинов, өлкән шәфкать туташы Земфира Әхмәтшина, шәфкать туташлары Люция Гарифуллина, Рузалия Мөхәммәтдинова, Алия Юсупова, Лилия Юсупова, Гүзәлия Гыйльфанова, Елена Тарасова, Татьяна Самаркина, Регина Мельникова, Татьяна Санникова, Айсылу Бәдершәехова, Альбина Савельева, Фәридә Румянцева, Владимир Медведев. Санитаркалар да гел янәшәдә булды, бүлмәнең, урын-җиребезнең чисталыгын кайгыртып торды.
Бүген мин өемә кайттым, табибларым кушкан дарулар белән дәвалануны дәвам итәм. Исән калуыма шатланам. Бүген үземнән һәм терелеп чыккан, шулай ук бүген дәвалана торган барлык авыручылар исеменнән госпитальнең баш врачы Резидә Мәүҗитовага аерым рәхмәт әйтәсем килә. Дәваханәнең сәгатьтәй төгәл эшләве, короновирусны әнә шулай йөгәнли килүе, биредәге тәртип, оешканлык аның профессиональ осталык, тырышлык нәтиҗәсе бит.
Ринат Зыятдинов,
ябык типтагы өлкә госпиталенең отставкадагы баш табибы, медицина подполковнигы.
/ Шамил Гарипов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев