Атеросклероз
Атеросклероз - артерияләр системасының хроник авыруы. Ул май алмашы бозылу нәтиҗәсендә килеп чыга. Атеросклероздагы үзгәрешләр башлыча зур артерияләрнең эчке элпәсендә барлыкка килә. Алар булавка башы күләменнән алып, берничә сантиметрга җиткән зурлыктагы соры таплар яки аксыл калынаюлар (төерләр) рәвешендә була.
Атеросклероз төерләре еш кына аяк-кулларның зур артерияләрендә урнаша.
Атеросклероз организмның төрле артерияләрен зарарлый (аорта, үпкә, йөрәк, бөер һ.б.). Аяк артериясе атеросклерозы аеруча киң таралган.
Аяк артериясе атеросклерозы - аяклар артериясенең кинәт тараюыннан яки тулысынча йомылуыннан гыйбарәт. Атеросклероз белән авыручыларның 30 процентка якынына йөрәк һәм кан тамырлары авырулары куркынычы яный.
Аякларында атеросклероз булган күпчелек авыруларда хәлсезлек, тән чымырдавын һәм инде зарарланган аяк-кулларның туңуы авыруның беренче клиник билгеләре булып тора. Шулай ук мондый кешеләрнең йөргән чагында, аяк балтыры мускуллары авыртуы сәбәпле, аксакбрак атлавын да сизәргә мөмкин. Авыру азган вакытта аякларда шактый көчле авырту сизелә, ул салкын һәм дымлы һавада көчәя. Аксаклау чиктән тыш күп тәмәке тарту нәтиҗәсендә көчәя.
Аякларның кан тамырлары атеросклерозы килеп чыгу куркынычын тудыручы сәбәпләр:
- тәмәке тарту;
- шикәр авыруы;
- кан тамырларында холестерин күләме арту;
- югары кан басымы.
Артерияләрдә килеп чыга торган катлаулыкны нинди чаралар белән булдырмый калырга мөмкин соң?
Тәмәке тартуны туктату
Табибның тәмәке тартуны туктату турындагы киңәше зур әһәмияткә ия, аңа кул селтәп карарга кирәкми. Тәмәке яки сигарет тартуны ташлауда дарулар, һәм шулай ук тәмәке тартуга гайрәтне чигерергә ярдәм итә торган аутоген күнекмәләр булыша.
Кан плазмасында холестеринның гомум күләмен контрольдә тоту
Май күләмен киметү өчен тормыш рәвешен үзгәртү кирәк. Гәүдә авырлыгын киметү, артык майлы ризыклар кермәгән диета тоту шундый чаралардан. Тәүлек ризыкта калориясе буенча майларның гомуми күләме 30 процент, ә куе майларның гомуми күләме 33 проценттан артык булырга тиеш түгел. Холестеринны да тәүлеккә 300 мг нан артык куллану тыела. Холестеринның кандагы күләмен 5 ммоль/литр дан арттырырга ярамый.
Кан басымын нормальләштерү
Күтәренке яки югары кан басымының төп һәм иң куркыныч сәбәп булуы исбатланган. Кан басымын үлчәп тору һәм аны даими дәвалау атеросклероз куркынычын 3-5 тапкыр киметергә мөмкинлек бирә.
Физик активлык
Аз хәрәкәтләнү яшәү рәвеше алып баручы кешеләрдә физик активлык киң кулланылырга тиеш. Физик күнегүләр программасы сайлаганда аларның төрен, ешлыгын, дәвамлылыгын, көч куеп эшләнү яки эшләнмәвен исәпкә алырга кирәк.
Аяклар артериясенең атеросклерозы азуының куркынычлык дәрәҗәсен бәяләү өчен хастаханәләргә үз вакытында мөрәҗәгать итәргә кирәк. Авыруны кисәтү максатында хастаханәләргә елга ике тапкыр барып тикшеренергә киңәш ителә.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының республика профилактик медицина үзәге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев