Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Ыргак белән бәйләүче оста Нурия Абдуллина

-Бар иде юк заманнар,- дип сөйли Нурия Абдуллина, бәйләргә өйрәнгән вакытлары турында. Ул 35 ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган, бүгенге көндә Новый поселогында мәдәният өлкәсендә эшли. Балаларга башлык, бияләй, җылы кофталар кирәк, ә кибеттә бернәрсә дә юк! Өч улын үстергән елларны ул бер-бер артлы бер киемне бәйли дә, соңрак аны...

-Бар иде юк заманнар,- дип сөйли Нурия Абдуллина, бәйләргә өйрәнгән вакытлары турында. Ул 35 ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган, бүгенге көндә Новый поселогында мәдәният өлкәсендә эшли.
Балаларга башлык, бияләй, җылы кофталар кирәк, ә кибеттә бернәрсә дә юк! Өч улын үстергән елларны ул бер-бер артлы бер киемне бәйли дә, соңрак аны сүтеп тагын башканы бәйли. Энә белән бәйләгәндә бизәкләрне үзе уйлап чыгара башлый. Лаеклы ялга чыккач, ыргак белән бәйләргә өйрәнеп, әниләре, якыннары, туганнары, апаларына 16 шәл бүләк иткән!
-Бәйләмнән тәм табам, ял итәм, элмәкләр санаганда күңелдә шигырьләр туа, сценарийлар үзеннән-үзе языла, - ди Нурия ханым..
Фотода күренеп торган төрле төстәге, ыспай кәрҗиннәрне үрергә ул үзлегеннән өйрәнгән. Теләгән нәтиҗәгә ирешкәнче, озак кына үреп-сүтеп интегә. Хәзер исә бу матур иҗат җимешләрен сөенеп бүләккә тарата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев