Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

“Якты юл“ газетасында “Яңа ел бизәге“ бәйгесендө җиңүчеләр бүләкләнде

Кыш бабай бүләкләр тарата башлады! Ул үз күчтәнәчләрен бүген "Якты юл" газетасы редакциясенә җыелган "Яңа ел бизәге" бәйгесендә җиңүчеләргә тапшырды. Инде хәбәр итүебезчә, бу бәйгедә катнашу өчен бәйрәмчә кул эшләре әзерләргә, бүлмә яки ишегалды, табынны бизәргә, аннары аларны фотога төшереп, хат юлларга кирәк иде. Җиңү өчен исә катнашучының эше турында...

Кыш бабай бүләкләр тарата башлады! Ул үз күчтәнәчләрен бүген "Якты юл" газетасы редакциясенә җыелган "Яңа ел бизәге" бәйгесендә җиңүчеләргә тапшырды. Инде хәбәр итүебезчә, бу бәйгедә катнашу өчен бәйрәмчә кул эшләре әзерләргә, бүлмә яки ишегалды, табынны бизәргә, аннары аларны фотога төшереп, хат юлларга кирәк иде. Җиңү өчен исә катнашучының эше турында сайтта мөмкин кадәр күбрәк комментарий, ягъни фикер җыю шарты куйдык.
Бәйгедә барысы 22 катнашучы көч сынашты, өч атна дәвамында , ә аеруча йомгаклау якынлашкан саен, ярыш кызганнан-кыза барды. Укучыларыбыз татар һәм рус телләрендә берсеннән берсе кызыклы, матур эчтәлекле фикерләре белән сөендерде(орфография һәм пунктуация сакланды)
"Хәзерге яшьләр оекбаш бәйләп утырмаса да, кул эшен онытмый! Нәрсә генә ясасалар да, ул матур булса, күңеленә ятып торса, димәк, вакытны зрә үткәреп утырмаган, җан җылысын биргән."
"Язмаларга карап жинучене сайласалар, дөрес булмастыр, минемчә. Жюри сайларга кирәк иде. Ярар, үзләре беләләрдер "
"Үзләренең күңел җылылыгын кушып әнилэр кул эшләре ясыйлар, балаларга дөньяның матурлыгын күрә белергә өйрәтәләр. Я Ходаем, бирче бөтен балаларга да эни җылысын, әнинең җылы карашын. Барлык балалар да бәхетле булырга, тыныч яшәргэ лаек. Һәрбер кеше үз гаиләсендә шулай итеп күңелен биреп яшәсә, дөнья һичшиксез, тагын да матур, тагын да якты булачак"
"Шундый җылы сүзләр язганнар монда, күңелдә рәхәт булып китте аларны укыгач та, сез ясаган әйберләргә карагач та"
"Дөньяда шундый куркыныч хәлләр булганда, эштән арып өйгэ кайтканда без яшәвебезнең бөтен ямен тоймыйча яшибез, коннәр һаман үтә бара, гомер кыскара.... Матурлыкны күреп, матурлыкка омтылып яшәгән кешелэр белән аралашканда якты хисләр туа, дөнья матурлыгы бар яме белән алдыбызга килеп баса"
"Әйе шул,быел карны күрерлек кенә булмадык.Ява да эри.ява да эри..Менә безнең Илсөя булдырган кар юк диеп тормаган
стакан савытларыннан кар бабай ясап куйган.
И сөенгән балалар,шатланг аннар бик алар
Әтиләре Илдар да бик аптырап тормаган
Матур кар бабайларына Кыш бабай булып куйган!"
Бүләккә лаек булучылар бөйге шартларын менә дигән итеп үтәде: Чаллыдан Илсөя Кәлимуллина иң күп - 228, Бикләннән Биләдановлар гаиләсе 211 комментарий җыйды, Калмаш авылыннан Борһановларны мактап,168 матур фикер язып калдырдылар. Җиңүчеләрне газета укучыларыбыз үзе сайлады, инде Кыш Бабай да бу сайлауны хуплап, аларны үзе котлады. Бәйге тәмам, тик Яңа ел якынлашканда сезгә тагын бер сөенечле хәбәр җиткерәсебез килә - бүләкләргә бай тагын бер бәйге инде иртәгә үк башланачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев