Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Яңа ел бизәге” фотобәйгесендә яңа катнашучылар бар

"Якты юл" газетасы игълан иткән "Яңа ел бизәге" бәйгесендә катнашучылар тагын да артты. "Исәнмесез! Без сезгә үзебезнең Яңа елга әзерләгән берничә уенчыгыбызны җибәрергә булдык. Менә монысы диаметры 30 см булган чыршыга эленә торган уенчыгыбыз, дип яза Инсаф һәм Илназ Хәсәновлар. Алар менә мондый фотолар да юллаган: Инсаф һәм Илназ үз...

"Якты юл" газетасы игълан иткән "Яңа ел бизәге" бәйгесендә катнашучылар тагын да артты.

"Исәнмесез! Без сезгә үзебезнең Яңа елга әзерләгән берничә уенчыгыбызны җибәрергә булдык. Менә монысы диаметры 30 см булган чыршыга эленә торган уенчыгыбыз, дип яза Инсаф һәм Илназ Хәсәновлар. Алар менә мондый фотолар да юллаган:

Инсаф һәм Илназ үз хатын барыбызга да яхшы таныш шигъри юллар белән төгәлләгән. Ә чыршылар, чыннан да матур бизәлгән!

Чыршы, чыршы без сине,
Сагынып көттек ел буе.
Син тагын да матурырак,
Бизәлгәнсең бу юлы.

Әгәр бу кул эшләре сезгә ошаса, язма ахырында комментарий язарга тәкъдим итәбез. Чөнки җиңүчене шушы фикерләр саны буенча билгелиячәкбез. Башка катнашучыларның эшләре белән монда танышырга мөмкин.

Фотобәйге төгәлләнергә күп вакыт калмады, анда катнашып, бүләк отасыгыз килсә, бәйрәм бизәге ясап, аны фотога төшереп, "газетабызның электрон адресына юллагыз: yakti.ul76@gmail.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев