Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

"Яңа ел бизәге" бәйгесендә Менделеевсктан катнашучылар бар

Бүген "Яңа ел бизәге" бәйгесен йомгаклау көне. Ә редакциябезгә бүген дә хат килде - ул бу күңелле чара турында соңлабрак белгән укукчыларыбыздан. Җиңү өчен вакытлары аз калганын белсәк тә, без Альбина Шәрәфетдинова һәм аның әнисе Лилия Илдусовна фотоларын сезгә тәкъдим итәргә булдык. Бу гаилә Менделеевск шәһәрендә яши, конкурс турында Тукай...

Бүген "Яңа ел бизәге" бәйгесен йомгаклау көне. Ә редакциябезгә бүген дә хат килде - ул бу күңелле чара турында соңлабрак белгән укукчыларыбыздан. Җиңү өчен вакытлары аз калганын белсәк тә, без Альбина Шәрәфетдинова һәм аның әнисе Лилия Илдусовна фотоларын сезгә тәкъдим итәргә булдык. Бу гаилә Менделеевск шәһәрендә яши, конкурс турында Тукай районының Теләнче Тамак авылында яшәүче әбиләренә кунакка кайткач, газетадан укып белгәннәр.

"Без Яңа елда , башка бәйрәмнәрдә төрле персонажлар булып киенеп, бергәләп бәйрәм ясыйбыз, балаларны сөендереп. Кыш җиткәч ишек алды әйләнә әкияткә. Кыш бабай, кар кызы, куяннар Каршы алырлар сезне.

Яңа ел - сихри әкиятләр вакыты. Тылсымлы буяулар һәк кәгазьләр аша тәрәзәдәге безнең бизәкләр сезне әкият иленә илтә

Чыршы, чыршы без сине

Сагынып көттек ел буе,

Күршеләр белән бергә

Бизәдек сине менә.

Яңа ел кичендә дә

Синең белән без бергә,

Яңа елны каршыларбыз

Күршеләр белән бергә."

Шәрәфетдиновлар өчен үз фикерләрегезне язма ахырында калдыра аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев