Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Тукай районының “Якты юл” газетасы яңа бәйге игълан итә

"Якты юл" газетасы яңа -бәйрәм алды бәйгесен игълан итә. Без - өлкәннәр әле бу темага ел азагынарак таба гына уйлана башласак, белеп торабыз, нәниләр инде Кыш Бабайга хат яза, бәйрәмдә кем булып киенәсен сайлый, мәктәп яшендәгеләр, яшьләр бәйрәм киченең кем белән, ничек үтүен планлаштыра. Димәк, Яңа елга әзерләнә башларга, һичьюгы,...

"Якты юл" газетасы яңа -бәйрәм алды бәйгесен игълан итә. Без - өлкәннәр әле бу темага ел азагынарак таба гына уйлана башласак, белеп торабыз, нәниләр инде Кыш Бабайга хат яза, бәйрәмдә кем булып киенәсен сайлый, мәктәп яшендәгеләр, яшьләр бәйрәм киченең кем белән, ничек үтүен планлаштыра. Димәк, Яңа елга әзерләнә башларга, һичьюгы, балачактан күнегелгән матур, хыялый уйларны искә төшерергә вакыт. Бәйгедә катнашу өчен бәйрәм бизәге әзерләргә кирәк - чыршыны бизәү өчен үзегез уенчык ясыйсызмы, салатка 2016 ел символы - маймыл сурәте төшерәсезме, тәрәзәләргә ак кар бөртекләре ясыйсызмы, машинагызны яки автобусны бәйрәмчә "киендерәсезме" - барысы да сезнең кулда, сезнең фантазиягездән генә тора. Иң мөһиме - бизәкләрне фотога төшереп, редакциябезгә юллау:yakti.ul76@gmail.com

Узып баручы елда бу - соңгы бәйге. Аның үзенчәлеге - җиңүчене билгеләү юлы. Укучыларыбызның фикерләрен истә тотып, интернет аша тавыш биргәндә комьютер программаларын куллануны булдырмау максатыннан, без сайтка куелган фото астындагы комментарийларны гына исәпкә алачакбыз. Кем турында иң күп язганнар, шул кеше җиңә, дигән сүз. Бәйгенең спонсоры - "Миңнеханов" крестьян фермерлык хуҗалыгы.

Реклама

Фотоконкурс 2015 елның 22 декабре, төгәл 18 сәгатькәчә дәвам итәчәк.

Хатлар, фотоларыгызны көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X