Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Тимердән чәчәкләр коючы Айрат Кәримов

Фотодагы гаҗәеп матур, челтәрле капка, түбә, роза чәчәге һәм башка иҗат җимешләренең авторы - Новый поселогында яшәүче Айрат Кәримов. Электрик булып эшләүче оста инде ике ел тимерчелек белән мавыга. Металлны кыздыра торган мичне дә, чүки торган остәлне дә үзе ясаган. Бу эшкә һәвәслек, мөгаен, әнисенең әтисе, Балык Бистәсендә яшәгән, комганнары,...

Фотодагы гаҗәеп матур, челтәрле капка, түбә, роза чәчәге һәм башка иҗат җимешләренең авторы - Новый поселогында яшәүче Айрат Кәримов. Электрик булып эшләүче оста инде ике ел тимерчелек белән мавыга. Металлны кыздыра торган мичне дә, чүки торган остәлне дә үзе ясаган. Бу эшкә һәвәслек, мөгаен, әнисенең әтисе, Балык Бистәсендә яшәгән, комганнары, сандыклары ,түбәләре белән макталган данлыклы тимерчедән киләдер. Тимер розаның үз кыйссасы. 8 март бәйрәмендә Айрат яраткан хатынын матур бүләк белән сөендермәкче була.. Тик кибеттән сатып алган әйбер белән хәзерге заманда кемне шаккаттырасың? Ул бар осталыгын эшкә җигеп, тимердән нәфис чәчәк ясый. Бер атнага якын тырыша. Һәм, ялгышмый. Тормыш иптәше Гүзәлия өчен бу роза -иң кадерле бүләк. Айратнының хыялы- кабатланмас бизәкләрдән торган мангал ясау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев