Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Түбән Суык-Су мәктәбендә "Кар бабайлар гаиләсе" бар

Бүген "Яңа ел бизәге" бәйгесен йомгаклау көне. Ә редакциябезгә бүген дә хат килде, дип хәбәр иткән идек. Яңа гына тагын хатлар килде, җиңү өчен вакытлары аз калса да, алар белән дә таныштырып үтәбез. Яңа ел бәйрәме алдыннан мәктәбебездә бик күп чаралар,бәйгеләр уздырылды. Шундый бәйгеләрнең берсенә әзерләнгән композицияне җибәрергә булдык. Әлеге...

Бүген "Яңа ел бизәге" бәйгесен йомгаклау көне. Ә редакциябезгә бүген дә хат килде, дип хәбәр иткән идек. Яңа гына тагын хатлар килде, җиңү өчен вакытлары аз калса да, алар белән дә таныштырып үтәбез.
Яңа ел бәйрәме алдыннан мәктәбебездә бик күп чаралар,бәйгеләр уздырылды. Шундый бәйгеләрнең берсенә әзерләнгән композицияне җибәрергә булдык. Әлеге эшне "Кар бабайлар гаиләсе" дип исемләдек. Композициядәге кар бабайлар тозлы камырдан эшләнгән,яңа ел бизәкләре кулланылган. Эшне Түбән Суык-Су урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы класс укучысы Ахунов Илшат башкарды.
Илшатның "Кар бабай" исемле икенче хезмәте мамыктан эшләнгән шарф, башлык, себерке сабы гофра кәгазеннән ясалган. Шулай ук бизәкле таякчыклар кулланылган.
Түбән Суык-Су гомуми урта белем бирү мәктәбендә Яңа ел бәйрәменә әзерлек кызу темпын алды. Мәктәптә һәр класс тырышып эшләгән кул эшләреннән күргәзмә әзерләнде. Әлеге күргәзмә мәктәбебезгә килеп керүгә яңа ел кәефе өстәп җибәрә. Инде залларны,классларны һәм матур чыршыбызны да бизәп куйдык.Әлеге хатны юллаучы автор укучының класс җитәкчесе Низамова Зилә Мирзаһит кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев