Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Сабан белән фото” бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләдек (фото)

"Якты юл" газетасы милли бәйрәмебез Сабан туе алдыннан фотоконкурс үткәрде. Анда игенченең төп эш коралы булган сабан белән фотога төшәргә кирәк иде. Укучыларыбызның бай фантазияле булуын истә тотып, бернинди чикләүләр куймыйбыз - сабанның музейдагысын да, заманча культиватордагысын да, кулдан ясалганын да, хәтта рәсемдәгесен дә файдаланырга мөмкин. Иң мөһиме - башкалардан...

"Якты юл" газетасы милли бәйрәмебез Сабан туе алдыннан фотоконкурс үткәрде. Анда игенченең төп эш коралы булган сабан белән фотога төшәргә кирәк иде. Укучыларыбызның бай фантазияле булуын истә тотып, бернинди чикләүләр куймыйбыз - сабанның музейдагысын да, заманча культиватордагысын да, кулдан ясалганын да, хәтта рәсемдәгесен дә файдаланырга мөмкин. Иң мөһиме - башкалардан аерылып торып, уенын-чынын бергә кушып, актив катнашу, дип әйтеп куйган идек. Катнашучылар, чыннан да, бу өметләребезне аклады. Моңа ышану өчен фотоларга күз салу да җитә. Алар белән монда танышырга мөмкин: http://www.tukai-rt.ru/tt/component/k2/itemlist/category/44-redaktsiya-b%D3%99ygel%D3%99re.html

Бүләкләү Сабан туе көнне булачак дип вәгъдә итсәк тә, һава торышы үзгәрү сәбәпле, бу чараны башка көнгә күчерергә мәҗбүр булдык. Бүген фотоконкурста җиңүчеләребез редакциягә җыелды.

Новый поселогында яшәүче Нурия Абдуллина фото юллаган хатында буразналар турында шигъри юллар да өстәгән иде. "Игенче турындагы бу гаҗәеп матур, классик җырны без тыңлап һәм җырлап үстек.", - ди Нурия ханым. Фоторәсеме башкалардан аерылып торсын өчен ул фантазиясен эшкә җиккән: спектакльдә катнашкан күлмәген, калфагын кигән, кулына тубал тоткан. Олы улына мотоблокка җигелергә, кече улына фотограф хезмәтен башкарырга туры килгән. Гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган педагогка моны оештыру берни түгел! Бәйгедә катнашу вакыты район Сабан туена мәктәп балаларын хореографик композиция белән чыгыш ясарга әзерләү белән туры килгәнен дә искә алсак, Нурия ханымның никадәр актив, өлгер кеше икәнен күз алдына китеререгә авыр түгел. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк , инде 33 ел дәвамында ул "Якты юл" газетасына язылып, аның һәр санын кызыксынып укып бара икән. "Афәрин!", - диеп, чын күңелдән бүләгебезне тапшырдык.

Реклама

Үзе студент, үзе спортчы, үзе оста , өстәвенә, чибәр кыз Лилия Минһаҗева (Иске Абдул) - тагын бер җиңүчебез. Бәйге турында ишеткәч, ул әти-әнисеннән сабан табарга ярдәм итүләрен үтенә. Эш коралы үз хуҗалыкларында бар икәнлеге ачыклана. "Аның белән ничек эшләгәннәрен күргәнем бар иде, фото кызыклырак булсын өчен, эш коралын башкача кулланасы килде. Энем Раил белән бергәләшеп уйлаштык та, берничә варинат төшердек. Ул ат булып җигелгәнен сайладык", - ди Лилия. Дус кызы Гөлинә, аның бәйгедә катнашканын белгәч, барлык танышларына, туганнар, дусларга да бу хәбәрне җиткерә. Бергәләшеп сайтка кереп, тиз арада йөздән артык тавыш җыялар. "Танышларым да фотоны ошатты,тик татарча язылган фамилиямне генә танымый аптырадылар", ди , елмаеп Лилия. Ул - КАИның Яр Чаллы шәһәрендәге филиалы студенты, бәйгедә катнашу белән беррәттән җәйге сессиягә дә әзерләнергә туры килгән. Бу уңган туташны да бүләгебез белән сөендердек.

Өченче җиңүчебез - Иске Җирекледән Гөлназ Зарипова! Ул безгә иң беренче булып һәм иң күп сандагы фотолар җибәрүче. Гомумән, газета укучыларына да ул үзенең яшьләр тормышы, активистлар һәм доброволецлар эшчәнлеге турындагы язмалары аша яхшы таныш. Фоторәсемнәрдән аның улы Давид, былтыргы язгы өмә вакытында Иске Җирекле активистлары, балалар мәйданчыгын урнаштырыр алдыннан тырма белән чүпләрне җыючы, клубның сәнгать җитәкчесе, кайнанасы Фрида Зарипова һәм клуб хезмәткәре Рита Богданова елмая. Бәйгедә тавыш җыярга Гөлназ Зариповага күп санлы дуслары, туганнары ярдәм итә. ""Якты юл" газетасы оештырган бәйгедә җиңәсем килде, шуңа Сабан туена әзерлек вакытында өйгә бик арып, сыгылган кебек булып кайтсак та, фото юлларга да, тавыш бирергә дә вакыт таптым", - ди елмаеп, конкурста катнашучыбыз. Мондый тырышлыкны без дә бәяләдек - бүләгебезне бирдек.

Бәйгедә катнашкан, тавыш биргән барлык укучыларыбызга рәхмәт белдерәбез, алга таба да безнең белән бергә калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X