Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Өр-яңа конкурс старт алды! Рәсем асты уйларга кирәк!

Кадерле укучыларыбыз! Сезгә бу юлы сәнгатә конкурс тәкъдим итәбез. Бик тиздән - 13, 14 ноябрь көннәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының Яр Чаллы шәһәрендә гастрольләре була. Тинчуринлылар тамашачы хозурына "Назлы кияү" һәм "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" музыкаль комедияләрен тәкъдим итәчәк. Спектакльләр "Энергетик" мәдәният сараенда...

Кадерле укучыларыбыз! Сезгә бу юлы сәнгатә конкурс тәкъдим итәбез. Бик тиздән - 13, 14 ноябрь көннәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының Яр Чаллы шәһәрендә гастрольләре була. Тинчуринлылар тамашачы хозурына "Назлы кияү" һәм "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" музыкаль комедияләрен тәкъдим итәчәк. Спектакльләр "Энергетик" мәдәният сараенда күрсәтелә. Гастрольләр татар театрына нигез салучыларның берсе, бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулу уңаеннан оештырыла. Билетларны Тинчурин театры сайтында һәм "Энергетик" мәдәният сарае кассасында сатып алырга була.

Кадерле театр сөюче дусларыбыз, гастрольләр уңаеннан Тинчурин театры белән берлектә, «Назлы кияү» музыкаль комедиясенә билет уйнатабыз! Әлеге спектакльгә 2 кешелек чакыру билеты отасыгыз килсә, бәйгебездә катнашыгыз!

Сезнең хозурыгызга «Назлы кияү» комедиясеннән фото тәкъдим итәбез. Иң кызыклы, көлдергеч, үзенчәлекле ФОТОАСТЫ (шигъри юллар, җөмлә, диалог һ.б.) язып җибәргән укучыбыз җиңүче дип табылачак!

ФТОАСТЫн газетаның сайтында комментарий рәвешендә калдырырга кирәк. Җиңүчене без К. Тинчурин матбугат хезмәте белән берлектә ачыклаячакбыз.

Ә ФОТО менә мондый:

Башладык!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев