“Әниләргә мәдхия“ конкурсының җиңүчесе билгеле булды
"Якты юл" газетасы сайтында Әниләр көне уңаеннан "Әниләргә мәдхия" исемле конкурс оештырылды. Барлыгы җиде укучыбыздан фотолар, котлаулар кабул иттек. Аларның һәрберсе сайтта урын алды. Конкурс шартлары буенча баллар тавыш бирүдән һәм комментарийлар язудан җыелды. Шунысын искәртик, тавыш бирү процессы тулысынча автоматик рәвештә, безнең катнаштан башка бара. Оештыручылар бары тик тавыш...
"Якты юл" газетасы сайтында Әниләр көне уңаеннан "Әниләргә мәдхия" исемле конкурс оештырылды. Барлыгы җиде укучыбыздан фотолар, котлаулар кабул иттек. Аларның һәрберсе сайтта урын алды.
Конкурс шартлары буенча баллар тавыш бирүдән һәм комментарийлар язудан җыелды. Шунысын искәртик, тавыш бирү процессы тулысынча автоматик рәвештә, безнең катнаштан башка бара. Оештыручылар бары тик тавыш бирүгә старт бирә һәм туктата гына. 27 ноябрь көнне 21.00 сәгатьтә тавыш бирү ябылды һәм күрсәткечләрнең скрин күчермәсе алынды.
Комментарийларга килгәндә, бер көнгә бер IP тбары бер генә комментарий кабул ителде. Конкурс барышында кайбер катнашучылар өчен бер IP адрестан 10шар, 20 шәр комментарий килде. Тик без аларның бары берсен генә сайтка чыгардык. Аңлашылмаучанлыклар туса, сезне редакциягә, сайт администраторы янына чакырабыз. Һәр комментарий архивта сакланып бара.
Ә хәзер нәтиҗәләргә күз салыгыз:
Иске Җирекледән Зәмзәмия Вәлиуллина 54 тавыш, 2 комментарий
Яңа Мусабайдан Сания Кәшфиева 40 тавыш,6 комментарий
Мусабай Заводтан Гөлсәрия Шакирҗанова 319 тавыш, 35 комментарий
Мусабай Заводтан Марина Хәмидуллина 1481 тавыш, 31 комментарий
Яңа Мусабайдан Фелүрә Зарипова 1018 тавыш, 18 комментарий
Калмия балалар бакчасы нәниләре 374 тавыш, 31 комментарий
Иске-Байлардан Гөлнәзирә Харисова 146 тавыш, 18 комментарий
Һәр комментарий өчен 10 балл бирелә. Шулай итеп, гомуми күрсәткеч:
Марина Хәмидуллина 1791 балл
Фелүрә Зарипова 1198 балл
Калмия балалар бакчасы нәниләре 684 балл
Гөлсәрия Шакирҗанова 669 балл
Гөлнәзирә Харисова 326 балл
Сания Кәшфиева 100 балл
Зәмзәмия Вәлиуллина 74 балл
Җиңүчеләребезне ихластан тәбрик итәбез! Барлык катнашучыларга активлыклары, үз әниләренә карата язган искиткеч матур теләкләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Җиңүчеләргә бүләкләр: I урынга - зур таба, II белән III урынга лаек булучыларга исә - 7 салат савытыннан торган җыелма. Бәйгенең иганәчеләре - Биклән авылы «Рәйхан» икмәк продукцияләрен пешерү кибете һәм Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге.
Бүләкләү тантанасы иртәгә, 29 ноябрь көнне, 10.00 сәгатьтә була. Җиңүчеләребезне - Марина Хәмидуллина, Фелүрә Зарипова һәм Калмия балалар бакчасы вәкилен редакциядә көтеп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев