Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Мин иң тырыш хуҗабикә» бәйгесенең 5нче катнашучысы

Боерган авылыннан «Ана даны» медале иясе, тәмле ризыклар пешерү остасы Гөлфия Кыям кызы Мәхмүтова. Гөлфия ханым һәм аның тәмле-тәмле ризыклары турында безгә Боерган авылыннан хәбәрчебез, китапханә мәдире Флүзә Сәлимова язып җибәрде. Гөлфия Мәхмүтова турында ул редакциябезгә түбәндәге эчтәлекле хат юллады: - Икмәк! Шулай дип авыз тутырып әйттең исә, тәмле исе...

Боерган авылыннан «Ана даны» медале иясе, тәмле ризыклар пешерү остасы Гөлфия Кыям кызы Мәхмүтова.

Гөлфия ханым һәм аның тәмле-тәмле ризыклары турында безгә Боерган авылыннан хәбәрчебез, китапханә мәдире Флүзә Сәлимова язып җибәрде. Гөлфия Мәхмүтова турында ул редакциябезгә түбәндәге эчтәлекле хат юллады:

- Икмәк! Шулай дип авыз тутырып әйттең исә, тәмле исе белән борыннарны кытыклап, өсте алтынга манылган сыман сап-сары, күпереп пешкән ипи күз алдына килә. Әйе, икмәк сүзенең мәгънәсе сабый чактан ук, әбиләр-бабайлар сөйләгән әкиятләрдән «изге» булуы белән янәшәдә торып, күңелдә бик тирәнгә сеңеп калган. Авылдашыбыз Гөлфия Кыям кызы искиткеч тәмле иттереп ипи пешерә белә. Ипигә башны кичтән ясап куя ул. 1 литр җылымса суга, 700 граммлы банкадагы әче камырны, 2 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы салып болгата. Иртән шул камырга тагын 1 литр җылымса су өстәп, йомшак кына камыр баса. 4 сәгатьтән ул кабарып менә. Соңыннан табаларны майлап камырны бүлеп саласың да, 1 сәгать кабарткач газ мичендә сәгаттән артыграк пешереп аласың. Бу рецептан ике зур йомры ипи чыга, - дип яза хәбәрчебез.

Моннан тыш Флүзә ханым Гөлфия Мәхмүтова тагын бер яратып пешерә торган татар халык ашы - тары кыстыбые рецептын да җибәрде. Аны да газета укучыларыбызга тәкъдим итәбез.

Камыр өчен:
1 аш чүмече җылымса су, 2-3 аш кашыгы көнбагыш мае, 1 йомырка, ярты чәй калагы тоз, чеметеп чәй содасы, кирәгенчә он кирәк. Шулардан йомшак кына камыр басарга. Камырны зур җәймә итеп җәеп, тәлинкә белән кисеп аласың, коры табада кыздырасың.
Эчлек пешерү. Чуен табаны башта кыздырасың, төбен туң май белән майлыйсың (ботка көймәсен өчен эшләнә). 1 аш чүмече кайнаган су, 1 литр сөт, тоз, 1 чәй калагы шикәр комы һәм юылган ярманы салабыз, ботка өлгереп җиткәндә бераз ак май өстибез.
Әзер кыстыбый тышларының яртысына әзер ботканы салып, икенче ягын каплыйсың. Сары май белән майлап, тәлинкәгә өеп куясың. Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев