Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Көзге муллык» бәйгесендә Теләнче Тамактан Ландыш Җәмилова җиңде

Газета сайтында ай дәвамында Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге белән берлектә оештырылган «Көзге муллык» конкурсы барды. Барлыгы 19 катнашучы үзләренең төрледән-төрле фотоларын җибәрде, алар һәрберсе сайтта һәм газетада чыгып барды. Конкурсыбызның химаячесен Кнәз авылы клуб җитәкчесе Тамара Тузеева тәкъдим итте. Аның матди ярдәме белән супер-бүләк - аш-су әзерләүдә бик кирәкле...

Шарт буенча катнашучылар өчен сайтта комментарийлар язарга, шулай ук тавыш бирүдә катнашырга кирәк иде. Һәр комментарий өчен өстәмә 10 балл бирелде. Кайсы катнашучыга ничә комментарий язылган, тавыш бирүдә ничә тавыш килгән икәнлеген күрсәтеп, газета сайтында мәкалә урнаштырдык. Шунда ук тавыш бирү нәтиҗәләренең скрин күчермәсе дә бар. Аны tukai-rt.ru адресы белән кереп «Редакция бәйгеләре» дигән сәхифәдән табып була.

Тавыш бирүдә беренчелеккә Алиса Карченкина чыкты. Ә комментарийлар буенча алдынгылыкта - Ландыш Җәмилова. Гомуми балларны исәпләгәч, абсолют җиңүче булып Теләнче Тамак авылыннан Ландыш Җәмилова танылды. Конкурсыбызның супер-бүләген - блендерне җиңүчебезгә тапшырдык.

- Блендерем юк иде әле, бәйгене оештыручыларга да, минем өчен комментарий язучыларга да чиксез рәхмәтемне белдерәм, - диде Ландыш.

Конкурс турында җиңүчебез газетадан укып белгән. Бәрәңге алу чоры иде бит, эш вакытында бегемот формасындагы бәрәңгегә тап булып, аның фотосын редакциягә җибәрә ул. Теләнче Тамак авылы халкы, күрше-күләннәр, Ландышның туганнары - барысы да комментарийлар язу эшенә керешә.

- Комментарийлар өчен 10 балл бирелгәнен белгәч, бигрәк тә отышлы булды. Дусларыма, якыннарыма хәбәр иттем. Бигрәк тә Алабуга шәһәрендәге әтиемнең сеңлесе булышты. «Ландыш, әйдә, тырышыйк, җиңәргә кирәк!», - дип ул да миңа көч биреп торды, үзенең танышларын да «эшкә җикте», - диде.

Газета уздыра торган конкурсларда Ландышның әле беренче тапкыр гына катнашуы. Хәзерге вакытта ул бала ялында, үзенең бар вакытын гаиләсенә, балаларга багышлый һәм, әлбәттә инде, газетаны да даими укып бара. Конкурска фотоны Ландыш беренчеләрдән булып җибәрде. Ландышның редакциягә дә мөрәҗәгать иткәне булды:

- Нигә безнең комментарийларның барысы да чыкмый? - диде ул.

Мондый сораулар белән башка катнашучылар да шалтыратып борчылуларын белдерде. Һәрберсенә аңлаттык, көненә бер IP адрестан бер генә комментарий кабул ителде.

- Ул комментарийларны күзәтеп бару үзе бер кызык булды. Кем миңа нәрсә язды икән, дип көненә берничә мәртәбә сайтны ачып карый идем, - диде Ландыш.

Укучыбызны ихлас күңелебездән әлеге җиңүе белән тәбрик итәбез. Алда да газетабызда тагын шундый бәйгеләр уздырылып торачак. Актив булыгыз, безнең белән калыгыз һәм бүләкләр отыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев