Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

"Көзге муллык": 14нче конкурсант – Роза Сабирова

Күзкәй авыл җирлегеннән ветеран-укытучы Роза Гәрәй кызы Сабирова редакциябезгә түбәндәге эчтәлекле хат юллады: «Исәнмесез, хөрмәтле редакция. Быел да, һәрьелдагыча, яшелчәләрдән мул уңыш җыеп алдык. Кишер дә бик мул булды. Уңышны җыйганда бер бик кызыклы экспонатка тап булдым. Һаай! Табигать нинди генә могҗизалар тудырмый... Үзебезнең ишле гаиләне, балалык елларын хәтерләтте ул...

Күзкәй авыл җирлегеннән ветеран-укытучы Роза Гәрәй кызы Сабирова редакциябезгә түбәндәге эчтәлекле хат юллады: «Исәнмесез, хөрмәтле редакция. Быел да, һәрьелдагыча, яшелчәләрдән мул уңыш җыеп алдык. Кишер дә бик мул булды. Уңышны җыйганда бер бик кызыклы экспонатка тап булдым. Һаай! Табигать нинди генә могҗизалар тудырмый... Үзебезнең ишле гаиләне, балалык елларын хәтерләтте ул миңа. Әнә... Сугышка кадәр туган, төз имәндәй, өч абыебыз, алар артыннан сугыш елы балалары - мин һәм апам, тагын алты эне-сеңелләребез. Барысы 11 бала. Шушы кишерләрдәй бер-беребезгә сыенып, бик тату үстек. Хәзер дә гаиләләр ишле булсын, балалар дус-тату булып, хезмәт сөеп үссеннәр. Җыеп алган көзге байлыкны куанып ашарга язсын!». Бу сүзләргә «Амин! Берүк исән-сау булыйк, хәвеф-хәтәр күрмик», - дип кенә әйтәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев