Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Көзге муллык»: 10нчы конкурсант – Алина Хөснетдинова

Алина бүгенге көндә декрет ялында, хәләл җефете Марат белән кечкенә сабыйлары Әмирне үстерәләр. Ә ял көннәрен Борды авылында Валя әбиләре янында уздырырга яраталар. Алина конкурска лечо рецептын җибәргән. Аны әзерләү өчен: ташкабак - 3 кг, помидор - 1 кг, болгар борычы - 1 кг, ак суган - 400 гр, сарымсак...

Алина бүгенге көндә декрет ялында, хәләл җефете Марат белән кечкенә сабыйлары Әмирне үстерәләр. Ә ял көннәрен Борды авылында Валя әбиләре янында уздырырга яраталар. Алина конкурска лечо рецептын җибәргән.

Аны әзерләү өчен: ташкабак - 3 кг, помидор - 1 кг, болгар борычы - 1 кг, ак суган - 400 гр, сарымсак - 1 баш, үсемлек мае - 200 гр, шикәр комы - 200 гр, тоз - 80 гр, аш серкәсе - 100 мл, әче борыч кирәк.

Помидорларны 2 яисә 4 өлешкә бүлеп чыгыгыз, иттарткычтан үткәрегез. Суганны шакмаклап, борычны озынча итеп турагыз. Ташкабакны якынча 2х2 размерында шакмаклап турагыз. Помидорларны кайнатып чыгарыгыз һәм борыч, ташкабак, суган, май салыгыз. Капкачын ябып талгын утта ярты сәгать пешерегез. Шушы лечога пресс аша чыгарылган сарымсак, тоз, шикәр комы, әче борыч (яратсагыз) һәм аш серкәсе салыгыз. Тагын 10 минут пешереп алганнан соң стерильләштерелгән банкаларга салыгыз һәм стерильләштерелгән капкачлар белән каплагыз. Банкаларны аска каратып каплап суытыгыз. Салкынча караңгы урында саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев