Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Калмаштан Борһановлар макарон һәм мамыктан Яңа ел бизәкләре ясый

Исәнмесез! Безнең гаилә дә конкурста катнашырга булды. Без гаиләбез белән балалар бакчасын һәм мәктәпне бизәр өчен мамык дискларыннан чыршы, макароннан кар бөртекләре, фанера тактадан 2016 нчы елның символын - маймыл сурәтен ясадык. Мин, Гөлнара Борһанова, баларыма әлеге эшләнмәләрне ясарга булыштым. Әтиләре дә читтә калмады. Ул маймыл сурәтен фанера тактадан кисеп...

Исәнмесез! Безнең гаилә дә конкурста катнашырга булды. Без гаиләбез белән балалар бакчасын һәм мәктәпне бизәр өчен мамык дискларыннан чыршы, макароннан кар бөртекләре, фанера тактадан 2016 нчы елның символын - маймыл сурәтен ясадык. Мин, Гөлнара Борһанова, баларыма әлеге эшләнмәләрне ясарга булыштым. Әтиләре дә читтә калмады. Ул маймыл сурәтен фанера тактадан кисеп бирде. Ә без аннары бергәләшеп төрле төсләргә буядык. Әлеге кул эшләнмәләре белән кызларым Гөлназ Борһанова (9 яшь), Зәринә Борһанова (4 яшь) фотога төштеләр. Гаиләбез белән ясаган эшләнмәләр бик матур килеп чыкты, дип уйлыйбыз. Яңа ел бизәкләре өчен яхшы фикерләрен генә җиткерерләр, дип ышанып калабыз, дип яза Калмаш авылында яшәүче Борһановлар гаиләсе.

Чыннан да, яхшы, якты уйлар белән генә ясалган бәйрәм бизәкләре турында ничек инде начар сүз язасың, әлбәттә, мактарга кирәк, һичьюгы сокланырга мөмкин. Боларын шаярып язсак та, җиңүчене көткән бүләк - чын, шуңа күрә, вакытны әрәм итмичә, күп итеп фикерләр язарга кирәк.

Игьтибарыгызга - бу тырыш һәм иҗади гаиләнең Яңа ел бизәкләре:

Исегезгә төшерәбез, үз кулыгыз белән ясалган - бәйләнгән , тегелгән, ябыштырылган, өреп кабартылган, пешерелгән бәйрәм бизәкләрен ясап, фотога төшереп, безнең электрон почтага юлларга кирәк: yakti.ul76@gmail.com

Башка катнашучыларның эшләре белән монда танышырга мөмкин.

Җиңүчене язма астындагы комментарийлар саны буенча билгелиячәкбез. Иң күп фикер саны иясен бүләк көтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев