Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Фотобәйгебездә беренче катнашучыбыз бар

"Якты юл" газетасы "Дүрт аяклы дустым" бәйгесен игълан итте. Катнашу өчен яраткан песи яки этегез, кәҗәгез яки әтәчегез, ташбака яки бозавыгызның фотосын безгә юлларга кирәк. Чарабызда катнашырга теләк белдергән беренче хат килде. Сезне дә аның белән таныштырабыз: "Мин Иштирәк авылыннан - Закиров Шамил. Миңа ике яшҗ. Сезнең бәйгедә катнашырга булдым....

"Якты юл" газетасы "Дүрт аяклы дустым" бәйгесен игълан итте. Катнашу өчен яраткан песи яки этегез, кәҗәгез яки әтәчегез, ташбака яки бозавыгызның фотосын безгә юлларга кирәк.

Чарабызда катнашырга теләк белдергән беренче хат килде. Сезне дә аның белән таныштырабыз:

"Мин Иштирәк авылыннан - Закиров Шамил. Миңа ике яшҗ. Сезнең бәйгедә катнашырга булдым. Бу фотода мин яраткан песием белән, аның исеме - Леопольд. Леопольд исеме мультфильмнан истә калды, һәм аның төсенә туры килә кебек. Ул мине белән һәм апам Зәлияне бик ярата иде, бергә уйный идек. Леопольдның яраткан ризыгы - сөт. Ләкин бер атна элек ул югалды, бәлки бу фотоны күргәч ул өйгә кайтыр, мин аны бик сагындым!!!"

Бәлки, фотодагы песигә игътибар белән карагач, аны күргән кеше чыннан да табылыр, аның кайдалыгын хәбәр итеп, Шамилне сөендерер? Без моңа ышанып калабыз.

Исегезгә төшерәбез, бәйгедә катнашыр өчен безгә фото юлларга кирәк: yakti.ul76@gmail.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев