Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Эх, җиләкле җәйләрнең оныта алмамын ямен...

"Якты юл" газетасы "Җиләкле җәй" фотоконкурсы игълан итүе турында хәбәр иткән идек. Редакциябезгә беренче булып килгән хат һәм фото белән таныштырабыз: "Безнең гаилә бигрәк тә җиләк җыярга ярата. Ел саен махсус бер җиргә генә барып, чиләк-чиләк җиләк җыябыз. Тормыш иптәшем, кызым белән җыйган җиләк бигрәк тә тәмле һәм баллы була....

"Якты юл" газетасы "Җиләкле җәй" фотоконкурсы игълан итүе турында хәбәр иткән идек. Редакциябезгә беренче булып килгән хат һәм фото белән таныштырабыз:

"Безнең гаилә бигрәк тә җиләк җыярга ярата. Ел саен махсус бер җиргә генә барып, чиләк-чиләк җиләк җыябыз. Тормыш иптәшем, кызым белән җыйган җиләк бигрәк тә тәмле һәм баллы була. Кызыбыз белән баш күтәрми җиләк җыйсак, тормыш иптәшем шул арада төрле дару үләннәре, җиләк яфраклары, тәлгәшләп җиләк җыя. Быел исә җиләк җыйганнан соң туганнарыбыз яшәгән Наратлы Кичү авылына да барып килдек. Анда Түбән Камадан килгән якыннарыбыз да җыелган иде. Аларның да көне буе җиләк җыеп йөргәннәрен белдек. Шактый салыкын булуына карамастан, туганнар янәшәсендә хуш исле чәйләр эчеп баллы җиләк белән сыйландык, рәхәтләнеп ял иттек", - дип язган безгә Яр Чаллыдан Гөлфия апа Асадуллина.

Исегезгә төшерәбез, конкурста җиләк җыйган кеше дә, аннан кайнатма әзерләгәннәр дә, урманга барып, тәмләп ашап кына кайтканнар да катнаша ала. Иң мөһиме - хат язганда иң матур фотоларыгызны да салыгыз. Электрон почтабыз адресы : yakti.ul76@gmail.com

Сезгә уңайлы булсын өчен фотоларны газетаның интернет челтәрендәге контакттагы рәсми төркемендә (http://vk.com/club54482574) дә кабул итәбез. Кайнатмалар өчен шикәр комнары тулы капчыклар сезне көтә, хөрмәтле катнашучыларыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев