Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Бикләннән Бильдановларның маймыл елына бизәге әзер

«Исәнмесез! Без дә конкурста катнашырга теләк белдерәбез. Шундый тематикадагы рәсемнәрне без ел саен ясыйбыз. Бәйге игълан ителгәнен ишеткәч,сезне дә иҗат эшебез елән таныштырырга булдык. Бу рәсем Тукай районы Биклән авылында яшәүче Бильдановлар гаиләсеннэн. Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән! Маймыл елы уңышлы булсын, барлык теләкләрегез чынга ашсын!" Менә шундый эчтәлектәге...

«Исәнмесез! Без дә конкурста катнашырга теләк белдерәбез. Шундый тематикадагы рәсемнәрне без ел саен ясыйбыз. Бәйге игълан ителгәнен ишеткәч,сезне дә иҗат эшебез елән таныштырырга булдык. Бу рәсем Тукай районы Биклән авылында яшәүче Бильдановлар гаиләсеннэн. Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән! Маймыл елы уңышлы булсын, барлык теләкләрегез чынга ашсын!"

Менә шундый эчтәлектәге хат безгә Биклән авылыннан килде. Әйтергә кирәк, безгә мондый котлауларны укуы бик рәхәт, бәйрәм якынлашуын сизәсең дә, күңелләр күтәрелеп китә. Әле бәйгегә юлланган фотолардагы кул эшләренә никадәр тырышлык, җан җылысы салынуын да уйласаң, икеләтә куаныч.

Шулай итеп, Бильдановлар җиңүен теләсәгез, шушы язма астында комментарийлар калдырырга кирәк. Исегезгә төшерәбез, татар телендәге язма астында да, рус телендәге язма астындагылары да исәпкә алына, тик шунысы мөһим - бер төрле эчтәлектәге комментарийларны санамыйбыз. Конкурста катнашучы башка фотосурәтләр белән монда танышырга мөмкин.

"Яңа ел бизәге" бәйгесендә катнашырга теләсәгез, кул эшләрен фотога төшереп, электрон почтабызга юллагыз: yakti.ul76@gmail.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев