Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Бәхетле ярларны Аллаһ үзе кавыштыра

Бер мәхәббәт тарихы

Шәһәрдәшем Илсур белән Казанга бару юлында таныштык. Телефон аша якын кешесенә саф татарча «матурым» дип дәшүе, кайгыртып хәлен сораштыруы белән игътибарымны җәлеп итте егет. Урыннарыбыз янәшә туры килүдән файдаланып, мин аңа артык әрсезләнми генә сүз куштым. Яшерен-батырын түгел, кызыксынучанлык – журналист яки язучының төп «икмәге». Еш кына нәкъ менә очраклы юлдашлар кызыклы язмаларның геройларына әйләнә. Үзенең соңлап килгән мәхәббәтен, хыялында йөрткән сөйгән ярын сабырлык белән көтеп алуы турында шундый тәфсилләп сөйләде Илсур.

 «Без сеңелем Лилия белән бик матур һәм тату гаилә мохитендә тәрбияләндек. Әти белән әнинең бер-берсенә булган мөнәсәбәте безнең өчен бәхетле гаилә өлгесе иде. Безнең йортка беркайчан да хәмер исе, тавыш-гауга кермәде. Вак-төяк низагларны да әти – үзенең шаяртуы, әнием сабырлыгы белән үткәреп җибәрә иделәр.
Шуңа күрә булачак хатыным да әнием кебек тыйнак, сабыр холыклы, миһербанлы булырга тиеш иде. Авызда эреп китә торган тәмле ризыклар пешерә белүе ул кадәр мөһим дип уйламадым. Әнием уңган да, кешелекле дә, өйрәтер, дидем. Шундый кыз белән очрашуны шактый озак көттем дияргә була. Институтны тәмамладым, армия хезмәтен дә намус белән үтәп кайттым. Уңышлы гына эшкә урнаштым. Яраткан һөнәремнән тәм табып, менә дигән коллективта эшлим. Тик хыялдагы кызны көтә торгач, 34 яшь тулды. Әни инде борчыла ук башлады. Буйдак каласың бит дип. Туганнар димләп тә карадылар, аннан соң кул селтәделәр. Ә мин әни белән әтигә ныклап әйтеп куйдым: «Зинһар өчен ашыктырмагыз, мин бит сезнең кебек гомер буе иңне иңгә куеп үтәрлек яр эзлим. Шуннан да кимгә риза түгел», – дидем.
Сабыр иткән морадына җиткән, диюләре хак икән: таптым мин хыялымда йөрткән газиз ярны! Шунысын да анык беләм: бәхетле гаиләләрне Аллаһ үзе кавыштыра.
Айсылу безнең коллективка бер ел элек институтны тәмамлагач килде. Карап торышка гап-гади, кычкырып торган гүзәллеге дә, башны әйләндергеч сылулыгы да юк. Артык тыйнак, кычкырып сөйләшми дә. Ләкин ул килү белән барыбыз да эшли торган бүлмәдә ниндидер гаҗәеп бер җылы мохит урнашты. Эчкерсезлеге, риясыз ярдәмчеллеге белән бер шаккатырса, көн саен нинди дә булса камыр ашы пешереп сыйлавы белән бөтен коллективның күңелен яулады. Башка кызларга да йокты аның кунакчыллыгы. Төшке ашны өйдән алып килгән ризыклар белән бер өстәл артында гөрләшеп утыру матур гадәткә керде.
Тора-бара мин аның әниемне кабатлаган сыйфатларын ача башладым. Бер тапкыр мин эшкә температура белән килдем. Больничныйга китәргә ярамый. Ашыгыч заказ минем җаваплылыкта. Белсәгез икән, ничек итеп кайгыртып, хәлемне белүен, лимонлы чәй ясап өстәлемә үк китереп куюын, икенче көнне мәтрүшкә алып килеп дәвалавын! Махсус минем йөрәгемә ачкыч эзли дияр идем – калганнарга карата да шундый мәрхәмәтле ул. Үзем дә сизмәстән, булачак гомер юлдашымның бөтен сыйфатларын ачтым мин Айсылуда. Бизәнүне белмәгән йөзенең искиткеч мөлаем булуын, гап-гади итеп «койрык»ка җыеп куйган чәчләренең таратып җибәргәч дулкын-дулкын булып иңнәренә таралуын күргәннән соң тәмам йокым качты. Беренче тапкыр кинога чакырдым. Кире какмады, ләкин караңгы залда кулларын учыма алырга омтылуымны җилбәзәклек итеп кабул итте. Бер сүз белән җиргә төшерде: «Кимсетмәгез мине, зинһар өчен, очрашуга риза булуым да Сезне хөрмәт иткән өчен генә», – диде. Ышанасызмы, бер ел буе эштән өенә озатып йөргән арада бер тапкыр да үбәргә рөхсәт бирмәде!
Сафлыгы-самимилеге белән тәмам әсир итте мине Айсылу. Мин аның йөзендәге һәр чалымына, күз карашының кайчан, ничек үзгәрүенә, юк кына шатлыкны да зурлап кабул итеп, сабыйларча куана белүенә сокланып, көннән-көн ныграк гашыйк булуымны сизми дә калдым. Әти-әниләр дә миндәге үзгәрешне сизде, әлбәттә. Шуңа күрә әниемнең көннәрдән-беркөнне: «Улым, соңгы вакытта гел елмаеп кына йөрисең, гашыйк булдыңмы әллә?» – дигән соравына җавап бирмичә булдыра алмадым. Куанычымны уртаклаштым, кич буе кухняда сөйләшеп утырдык. Әти дә кушылды: «Улым, әллә тәвәккәлләп, сорарга барабызмы? Ошатмаса, озаттырмас иде», – ди.
Икенче көнне эштән соң озатканда Айсылуга үземнең теләгемне җиткердем, сорарга килсәк, риза булырсыңмы, дидем. Ул минем бу тәкъдимне көтмәгәндер дип уйламыйм. Ел буе озатып йөрүләрнең ахыры, кагыйдә буларак, я кавышу, я аерылышу белән тәмамлана. Шуңа күрә бераз дулкынлап әйткән сүзләремне гаять җитдилек белән кабул итүе, шактый гына дәшми торуы тагын бер тапкыр гаҗәпләндерде. Аннан соң әллә оялудан, әллә үзенең тәвәккәл фикергә килүеннән кыенсынудан, алсуланып киткән йөзенә нур сирпелде. «Мин риза. Әти-әниләр дә каршы булмас дип уйлыйм. Күптән түгел генә синең хакта сораштырдылар», – диде ул елмаеп. Минем куанычым эчемә сыймады, сигез тукталышны ничек итеп «ярым очып» кайтканымны да сизмәдем. «Әни, әти, Айсылу риза. Сорарга әзерләнегез!» – диюемә, алар ике яктан кочаклап алдылар. 
Никах укыттык, бөтен туганнарны җыеп, гөрләтеп туй үткәрдек. Бергә яши башлавыбызга быел биш ел була. Социаль ипотекага фатир алдык. Бер-бер артлы ике бәби алып кайтты Айсылуым. Улыбыз Вилсурга – 4, нәни Алсинәгә 2 яшь тулып китте. Шушы гомер эчендә бер генә тапкыр да савыт-саба шалтыратканыбыз юк. Хатыным мине эштән тәмледән-тәмле ризыклар пешереп каршы ала. Кайчан гына җитешә торгандыр. Ике сабыйның да бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләре, кер юу, өй җыештыру, ашарга пешерү атна буе аның өстендә бит. Үзем дә булдыра алганча булышырга тырышам. Шимбә, якшәмбе көннәрендә чын ял оештырам кадерлем өчен. Ул көннәрдә өй җыештыру, палас-келәмнәрне кагып керү тулысынча минем җаваплылыкта. Айсылу шаяртып, ул көннәрне «8 Мартның дәвамы» дип атый.
Өйдәге эшләрне бетергәч, саф һавага чыгабыз, берәр кафега кереп тамак ялгыйбыз. Еш кына ике яктан да әби-бабайлар кунак итә үзебезне. Әле балаларны алып калып, безне кино-концертларга да җибәрәләр.
Ничек тавышланмыйсыз, дисезме? Һәр эшне алдан планлаштырганнан соң гына тормышка ашырабыз. Хәтта вак-төяк савыт-саба сатып алганда да минем фикеремне сарый Айсылу. Миңа да, аңа да киемнәрне бергәләп сайлап алабыз һәм ул көтелмәгән бүләк итеп кабул ителә.
Гомумән, гаилә тормышында әһәмияте булмаган бер генә әйбер дә юк икәненә мин көннән-көн ныграк инанам. Йорттагы иминлекнең, гаилә бәхетенең, нигездә, хатын-кыз зирәклегеннән, аның сабырлыгыннан, ни дәрәҗәдә мәрхәмәтле, кешелекле булуыннан торганын да аңлатып торасы юк. Бу яктан мин Айсылуыма мең рәхмәтле. Эштән никадәр алҗып кайтсам да, аның елмаеп кочып алуыннан соң бөтен борчуларым юкка чыга. Хатын-кыз назы, аның ихлас яратуы нинди илаһи көчкә ия икәнен ир кеше үзе генә белә. Ләкин шуны да онытмаска кирәк: мәхәббәт бер яклы гына була алмый. Андый очракта ул газапка әйләнә. Икенче ягы бераз гына китек булса да, аның бөтенлеге югала. Шуңа күрә Айсылуымның йөзендә хафалану, борчылу булмасын өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләргә тырышам.
Ә бит бәхетле гаилә үзеннән-үзе тумый: ул ике кешенең көндәлек хезмәте, тырышлыгы бәрабәренә саклана. Бер генә тапкыр бер-береңне рәнҗетү дә ике арадагы мәхәббәтнең ялгап булмаслык итеп өзелүенә, җимерелүенә китерергә мөмкин икәнен онытмаска кирәк. Якын кешеңнән тел яшереп, проблеманы үзең генә хәл итәргә омтылу да бер-береңнән читләшүгә китерә. Моңа мине Айсылу беренче көннән үк инандырды. «Кадерлем, без бүгеннән гаилә, димәк, бербөтен. Шуңа күрә барысын да уртага салып, бергә хәл итәргә өйрәник. Синең борчуың бүгеннән минеке, минем хафаларым – синеке», – диде. Бәлки шуңа күрәдер, аңлашылмаучылык чыкканы юк. Ярату хисләренә тирән хөрмәт, кайгырту өстәлде. Бу – тагын да мөһимрәк һәм кадерлерәк икән. Ходайдан көн саен бер генә нәрсә сорыйм: бәхетебезне күпсенмәсен иде.
Ә гаилә корырга ниятләгән егетләргә бер генә киңәшем: ашыкмагыз. Бергә кәеф-сафа корганнан соң, очраклы ярлар белән ятып йоклау бәхеткә китерми. «Ялгыш туган» сабыйларын калдырып, бүген алимент түләүче дусларым мисалыннан чыгып әйтәм бу сүзләрне. Бәхет ашыккан-кабаланганнардан кача. Сезгә дигән бердәнбер яр белән Аллаһы үзе очраштыра ул. Ә тәртипле кызлар төнге клубларга да, дискотекаларга да йөрми. Андый урыннардан эзләп тә тормагыз. Барыгызга да бәхет телим», – диде Илсур елмаеп.
Казан автобусыннан төшкәндә, ул миңа телефон номерын язып калдырды, яңалыклар булса, хәбәрләшергә сүз куештык. Очраклы юлдашым белән күптәнге танышлар кебек саубуллаштык. 

Рәзинә Насыйбуллина.

/ Николай Туганов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев