Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Гаҗәеп курчак тегүче һәм чигүче оста

Бәтке авылында алтын куллы оста - Лапаева Эльза Всеволодовна яши. Бик күп еллар ул мәктәптә һәм ПЛ-76 да белем бирде. Һәм гомер буе аның куллары тынгылык белмәде - һәрвакыт ниндидер шөгыль таба, тегә, чигә. Эльза Всеволодовна барысын да эшли белә, хәтта комбайнны да төзәтә, тик аның кулыннан килгән иң яхшы...

Бәтке авылында алтын куллы оста - Лапаева Эльза Всеволодовна яши. Бик күп еллар ул мәктәптә һәм ПЛ-76 да белем бирде. Һәм гомер буе аның куллары тынгылык белмәде - һәрвакыт ниндидер шөгыль таба, тегә, чигә. Эльза Всеволодовна барысын да эшли белә, хәтта комбайнны да төзәтә, тик аның кулыннан килгән иң яхшы эш- чигү һәм борынгы технология буенча тегелгән курчак-хатыннар...Чигүнең барлык төр технологияләрен белә ул, ә менә тапкырлап чигүдә аңа тиңнәр юк! Аның бүлмәсенә керәсең дә туктап каласың - стеналар чигешләр белән тулган, сугыштан соңгы чорда, буялган җепләр кулланылып чигелгәннәре дә сакланып калган, алар - безнең гаиләгә аеруча кадерле.
Ә тагын безнең әниебез элек һәр хуҗабикәнең аш бүлмәсендә булырга тиешле кирәк-яракларның бер өлеше булган курчаклар тегә. Бу - чәйнек, чуен , ә хәзерге заманда кәстрүлне дә каплый торган курчак -хатыннар. Әлеге технологияне әниебез күптән белә, тукыма өлешен, чүпрәкне, җылылык өчен эчлек тукымасын һәркайсын сайлап ала, җыя, туры китерә, кисә һәм ...искиткеч курчакларны җитештерү процессы башлана! Купшы итеп киенгәннәр, матурлар, рус, татар, чегәннәр, бай хатыннар...
Шулай ук ул сакчы курчаклар да тегә. Безнең фатирның аш бүлмәсендә дүрт курчак эленеп тора - ЯЗ, КЫШ, ҖӘЙ, КӨЗ, барысы да ачык төсләрдә, матур. Әни аларны теккәндә догалар укыды... Аның иреннәре нәрсә турында пышылдагандыр, Алланың бер үзенә генә мәгьлүм, тик бу матур курчаклар безнең фатирга күчүгә, безгә бәхет ишек шакыды! Менә теләсәгез ышаныгыз, теләмәсәгез -юк! Һәм бу курчакларны бүләк иткән һәркемгә әни үзенең яхшы кәефен, күңеленең бер өлешен дә бирә, шуңа күрә хуҗаларын сөендерә дә инде бу курчаклар! Чәйнек тә, әзерләнгән ашлы кәстрүл дә курчак-хатын белән капланса, озак вакыт җылы тора, һәм хәтта тәмлерәк тә сыман! Кич, тынлык. Әнинең җырлавы ишетелә... Димәк, тиздән дөньяга тагын бер матур, җылы, чын күңелдән эшләнгән әйбер өстәләчәк һәм курчак тагын ясалган иреннәре белән аны кулына алган һәркемгә елмаячак!
Марина Орлова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев