Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Авылым оныклары” бәйгесендә катнашучылар рейтингы

Ватанны саклаучылар көне дә өстәлгәч, яллар озынайды. Авылларга, әби-бабалары янына кунаклар, кадерле оныклары кайтты. Димәк, "Авылым оныклары" бәйгесендә катнашучыларның җыелган тавышларын чагыштырыр вакыт җитте. Әлегә бу исемлектә нибары өч кеше. Анысы, бәлки , яхшырактыр да - кыйммәтле бүләкләрне бүлүе җиңел булачак.)) Катнашучыларның бүгенгә иң күп тавыш җыючысы икәү - Күзкәйдән...

Ватанны саклаучылар көне дә өстәлгәч, яллар озынайды. Авылларга, әби-бабалары янына кунаклар, кадерле оныклары кайтты. Димәк, "Авылым оныклары" бәйгесендә катнашучыларның җыелган тавышларын чагыштырыр вакыт җитте. Әлегә бу исемлектә нибары өч кеше. Анысы, бәлки , яхшырактыр да - кыйммәтле бүләкләрне бүлүе җиңел булачак.))
Катнашучыларның бүгенгә иң күп тавыш җыючысы икәү - Күзкәйдән Суфия апа Шәмсетдинова оныклары һәм Биклән авылыннан Марсель Сәетгәрәев. Аларның хатын һәм фотосын 92 шәр кеше ошаткан. Бәйгедәгеләргә күптән түгел кушылган Лилия Асылмәрдәнова ( Күзкәй) бүгенгә нибары ике тавыш җыйган. Тик , узган бәйгеләр тәҗрибәсенә таянып, шуны әйтергә була - иң арттагылар еш кына алдагыларны бик тиз узып киткәли. Барыгыз га да уңышлар телибез!
Катнашучылар турында язмаларны моннан укырга мөмкин: http://www.tukai-rt.ru/tt/component/k2/itemlist/category/44-redaktsiya-bәygelәre.html
Ошаган кешегә тавыш бирү өчен сайтның баш битендә урнашкан "Тавыш бирү" сәхифәсендә кирәкле фамилия каршындагы түгәрәккә басыгыз.
"Авылым оныклары" бәйгесендә катнашу өчен хатлар һәм фотоларыгызны электрон адресыбызга юллагыз:http:// yakti.ul76@gmail.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев