Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укыйлар да, түгәрәкләргә дә йөриләр яисә Сәмәкәй укучылары нәрсә белән яши

Күптән түгел Сәмәкәй авылы мәктәбендә булырга туры килде. 40 елдан артык эш стажы булган мәктәп директоры Миргасыйм Галимҗанов мине якты йөз белән каршы алды. Мәктәп шау-гөр килеп, көзге бал бәйрәменә әзерләнә иде.

- Мәктәптә барлыгы 37 бала белем ала. Аларның һәммәсе төрле түгәрәкләргә йөри, мәктәптән соң калып, ГИА, БДИ кебек авыр сынауларга әзерләнә. Укучыларыбыз бик теләп, яраткан шөгыльләре белән мәшгульләр. Бердәм дәүләт имтиханнары вакытында да яхшы нәтиҗәләр күрсәттек, - дип сөйләде миңа Сәмәкәй авылы мәктәбе директоры Миргасыйм Галимҗанович.
- Мәктәптә өч түгәрәк эшли: риторика, оста куллар, тарих серләре. Аларның һәрберсенә дә балалар бик теләп йөри, - диде мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әлфирә Исхакова. Шул вакытта кабинетка «Риторика» түгәрәген алып баручы Венера Ситдыйкова килеп керде.
- Балалар белән дәрестән соң калып, нәрсә генә эшләмибез инде, - дип башлады ул сүзен. - Тапкырлар һәм шаяннар клубын да оештырабыз, күргәзмәләргә бәйләнгән, чигелгән, тегелгән әйберләребезне куеп, соңыннан сыйныф белән җыелып, төрле уеннар да уйныйбыз. Моннан тыш, кайбер фәннәргә аерым басым ясыйбыз, ныклап торып математика һәм рус телен өйрәнәбез. Киләчәктә балаларга БДИ тапшырасы була бит, - диде Венера Надиловна.
- Укучылар каникуллар вакытларында да түгәрәкләргә йөрделәр, - диде укытучы. Баксаң, алар монда да тик тормаган: викториналар оештырылган, спектакльләр куелган.
- Балалар үзләрен сәхнәдә дөрес тотарга, креатив булырга, каушамаска, булган сәләтләрен күрсәтергә өйрәнәләр. Авыл баласы болай да бик тыйнак, басынкы була, шәһәргә киткәч, үзен күрсәтә белергә тиеш. Шуңа да күпкырлы тәрбия бирергә тырышабыз, - ди Венера Ситдыйкова.
«Тарих серләре» дип аталган түгәрәктә балалар музей эшен җанландырып җибәрү максатыннан йөриләр. Борынгы бабаларыбыз «Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк» дигәннәр бит.
- Музеебызны экспонатлар белән тулыландырып торабыз. Бу эштә балалар да актив катнашалар, экспонатлар да табып, алып киләләр, - диде түгәрәк җитәкчесе Зөлфия Хәйруллина. - Күрше авыл балаларының да түгәрәгебезгә йөрүе - куанычлы хәл. Музейда эшләнәсе эшләр әле бик күп, ләкин уртак тырышлык белән барлык планнарыбыз да тормышка ашачак.
Мәктәп, шау-гөр килеп, көзге бал бәйрәменә әзерләнә дип, материалым башында ук әйтеп куйган идем. Ә моңа исә «Оста куллар» түгәрәгендә әзерләнгән киемнәр ярап торачак икән. Дәрес тәмамлану белән балалар нәрсәләр киеп киләчәкләрен ачыкладылар.
- Түгәрәгемә I-III сыйныф балалары йөри. Алар белән бергәләшеп тозлы камыр белән төрледән-төрле фигуралар, папье-маше, оригами ясыйбыз, тегәбез, бәйлибез, чигәбез. Әле менә алдагы планнарым - укучыларымны сәйлән белән чигү серләренә төшендерү. Бу бит аларга эстетик тәрбия бирә. Матурлыкны сакларга, нәни куллары белән матурлыкны үзләре үк ясарга өйрәнәләр, - дип сөйләде миңа түгәрәк җитәкчесе Фрида Гыйләҗева.
Мәктәп кечкенә генә булуына карамастан, бик уңайлы, чиста, якты. Балалары да итагатьле, тыйнак, укытучылары якты йөзле, аралушачан. Материалым бастыруга әзерләнгән вакытта, Сәмәкәй мәктәбендә көзге бал бәйрәме үтеп тә китүен хәбәр иттеләр. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әлфирә Исхакова телефон аша:
- Бәйрәмебез бик күңелле үтте. Башлангыч сыйныф укучыларыннан кала, зурлар да балда катнашты, әти-әниләр дә күпләп килгән иде. Барысы да бәйрәмчә киенгән, күзләрендә ут чәчеп торды. Командаларга бүлешеп, кызыклы сынаулар үттек, төрле бәйгеләр булды, җыелып чәй эчтек. Дискотека да оештырдык, балалар гына түгел, зурлар да бик канәгать калды, - диде Әлфирә Әмировна.
Әлеге укытучылар белән аралашып кайтканнан соң, шуны әйтә алам: алар балаларны ярата, аларны эш сөяргә, тормышыбызда үз урыннарын табарга өйрәтә. Кече авылларыбызда шундый укытучыларның булуы - зур сөенеч.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: түгәрәкләр

2
X