Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тукай районының “Шәфкать” үзәгендә балаларны куркынычсызлык нигезләре белән таныштырдылар

Балалар куркынычсызлыгы - җәмгыятебез өчен иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Без бар хәлләргә дә да алдан әзерләнә, балаларны барыннан да саклап кала алмыйбыз, тик гадәттән тыш ситуацияләрне булдырмау өчен чаралар күрергә һәм балаларга үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен өйрәтергә бурычлы. "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге...

Балалар куркынычсызлыгы - җәмгыятебез өчен иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Без бар хәлләргә дә да алдан әзерләнә, балаларны барыннан да саклап кала алмыйбыз, тик гадәттән тыш ситуацияләрне булдырмау өчен чаралар күрергә һәм балаларга үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен өйрәтергә бурычлы. "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге белгечләре "Куркынычсызлык һәм балалар" дип аталган интерактив дәрес үткәрде. Ул "Балалар мәнфәгатен күздә тотып эш итүнең 2012- 2017 елларга милли стратегиясе" программасы кысаларында уздырылды.
Чарада төрле гаиләләрдән 18 бала катнашты. Малайларга - кызларга урамда, таныш булмаган кешеләр белән очрашканда, янгын вакытында, юлда, хуҗасыз этләр белән очрашканда үз-үзеңне куркынычсыз тоту турында видеороликлар күрсәтелде. Аларны караганнан соң, балаларга төрле ситуацияләр тәкъдим ителде: анда нинди тәртиптә нәрсә эшләргә тиешлеген әйтергә, дөрес план корырга кирәк иде. Барысы да биремнәрне башкарып чыкты. Чын тормышта бу малайлар-кызлар моңа охшаш хәлгә тарымас, дип ышанасы килә. Шулай да кинәт берәр хәл килеп чыкса, балалар үз-үзләрен ничек тотарга кирәклеген беләчәкләр. Юкка гына кисәтелгән, димәк - коралланган, дип әйтмиләр ич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев