Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тукай районы укытучылары ТР мәгариф хезмәткәрләренең кышкы Спартакиадасында җиңү яулады

Бүген 21 февраль конне Кукмарада мәгариф хезмәткәрләренең кышкы Спартакиадасының финалы узды. Бу чараны ТР мәгариф һәм фән Министрылыгы оештыра. Республикабызның 49 районыннан килгән мең ярымнан артык Спартакиада катнашучысы төрле юнәлешләрдә көч сынашты: чаңгыда шуу, тимераякта шуу (шорт-трек), өстәл теннисы, дартс, шахмат, волейбол, канат тарту һ. б. Тукай районы данын 5...

Бүген 21 февраль конне Кукмарада мәгариф хезмәткәрләренең кышкы Спартакиадасының финалы узды. Бу чараны ТР мәгариф һәм фән Министрылыгы оештыра.
Республикабызның 49 районыннан килгән мең ярымнан артык Спартакиада катнашучысы төрле юнәлешләрдә көч сынашты: чаңгыда шуу, тимераякта шуу (шорт-трек), өстәл теннисы, дартс, шахмат, волейбол, канат тарту һ. б.
Тукай районы данын 5 укытучыдан торган команда яклады. Менә аларның уңышлары:
Шахмат буенча шәхси беренчелектә Мусабай-Завод мәктәбе укытучысы Резедә Гәрәева өченче урын яулады.
Дартс буенча шул ук мәктәптән Файсал Кәлимуллин - өченче урында.
Өстәл теннисы буенча Новотроицктан Татьяна Гусева - өченче урында.
Канат тарту буенча Тукай районы командасы - икенче урында.
Җиңүегез белән котлыйбыз!
фото http://www.ug.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев