Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әти-әниләр татар теленнән имтихан тапшырып карады

Шушы көннәрдә Круглое Поле поселогының урта мәктәбе базасында «Ата-аналар тарафыннан бердәм республика имтиханы (БРИ) тапшыру көне» республикакүләм акциясе уздырылды. Акциянең максаты - ата-аналар жәмәгатьчелеген татар теле буенча бердәм республика имтиханын һәм төп дәүләт имтиханын тапшыру тәртибе белән таныштыру. Әлеге чарада Бәтке, Биклән, Мәләкәс, Кнәз, Новотроицкое, Күзкәй, Калмаш, Түбән Суыксу, Иске...

Шушы көннәрдә Круглое Поле поселогының урта мәктәбе базасында «Ата-аналар тарафыннан бердәм республика имтиханы (БРИ) тапшыру көне» республикакүләм акциясе уздырылды. Акциянең максаты - ата-аналар жәмәгатьчелеген татар теле буенча бердәм республика имтиханын һәм төп дәүләт имтиханын тапшыру тәртибе белән таныштыру. Әлеге чарада Бәтке, Биклән, Мәләкәс, Кнәз, Новотроицкое, Күзкәй, Калмаш, Түбән Суыксу, Иске Абдул, Борды авыллары, Комсомолец, Круглое Поле, Яңа поселоклары мәктәбе укучыларының ата-аналары катнашты.

Татар теле буенча БРИ өч өлештән торды: милләте татар булмаган катнашучылар, татар телен база дәрәҗәсендә белүчеләр һәм татар телен камил дәрәҗәдә белүчеләр өчен. Катнашучылар бирелгән 210 минут эчендә тест биремнәрен генә үтәп калмыйча, иҗади биремне дә уңышлы башкардылар.

Реклама

Ата-аналар бу акциянең үтә дә мөһим булуын, үзләре өчен файдалы мәгълүмат алуларын билгеләп үттеләр, дип хәбәр итә безгә район мәгариф идарәсенең милли белем бирү бүлеге методисты Әлфинур Хөсәинова.

Фото район мәгариф идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X