Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Теләнче Тамак авылы мәктәбендә экологик темага багышланган фәнни конференция үтте

Табигатьне саклау - һәркемнең изге бурычы. Табигатькә, аның ресурсларына сакчыл караш кече яшьтән үк башланырга тиеш. Бу уңайдан Теләнче Тамак урта мәктәбендә системалы эш алып барыла. Шуларнын берсе - ел саен диярлек үткәрелүче фәнни-гамәли конференцияләр. Менә быел да безнең мәктәп базасында «Мәктәптә һәм югары уку йортларында белем алучы яшьләргә экологик...

Конференция II-III сыйныф укучылары башкаруында (укытучылары Т. Шәкүрова, Р. Шәрәфетдинова) «Су буенда» дигән әдәби-музыкаль композиция белән башланып китте. Балалар елга-күлләрне пычранудан саклау, бигрәк тә авылыбыз яныннан агучы Иганә елгасының чисталыгы хакында бик матур итеп сөйләделәр. Укучыларның эчтәлекле чыгышы кунаклар тарафыннан югары бәяләнде.

Конференциянең пленар утырышын ачу өчен сүз район мәгариф идарәсе башлыгы Р. Исаевка бирелде. Ул барлык конференциядә катнашучыларны тәбрик итте һәм аларга конференция эшчәнлегендә уңышлар теләде. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ч. Әхмәтшина мәктәптә экология тәрбиясе бирүдә башкарган эшләр белән таныштырды һәм бу өлкәдәге эшчәнлек буенча презентация күрсәтте.

Соңыннан сүз КФУның география һәм экология укыту буенча кафедра җитәкчесе, профессор, педагогия фәннәре докторы И. Гайсинга бирелде. Ул, конференцияне төп оештыручы буларак, көн тәртибе белән таныштырды. Илгизәр Тимергали улы география фәнен укытуның тарихы һәм бүгенге торышы, бу өлкәдә эшләгән галимнәр турында сөйләде, барлык фәнни-гамәли конференциядә катнашучыларга уңышлар теләде.

Марий-Эл Республикасы Волжск шәһәреннән килгән Г. Толстых чыгышы шактый кызыклы булды. Ул үзе эшләгән мәктәптә урман хуҗалыгы эшчәнлегенә аерым игътибар бирелү һәм мәктәптә «Яшь урманчылар» отряды башкарган эшләр белән таныштырды. Шулай ук Кукмара районы Лубян урман хуҗалыгы техникумыннан килгән Р. Хәбибуллин чыгышы игътибарга лаек. Ул ТР территориясендә, 1800 ел белән чагыштырганда, урманнарның ни дәрәҗәдә кимүе, аларның юкка чыгу сәбәпләре хакында сөйләде.

Теләнче Тамак урта мәктәбе укытучылары ачык дәресләр күрсәттеләр. З. Гайнетдинова (әйләнә-тирә, I сыйныф), Э. Гыймазетдинова (әйләнә-тирә, IV сыйныф), Р. Исхакова (физик культура, V сыйныф), Ч. Әхмәтшина (инглиз теле, V сыйныф), Г. Борһанова (инглиз теле, VIII сыйныф), Ә. Фәхриев (география, VIII сыйныф) үткәргән дәресләрдә һәр тема экология тәрбиясе бирү белән тыгыз бәйләнештә күрсәтелде. Мөгаллимнәрнең үткәргән дәресләре килгән барча кунакларыбыз тарафыннан да югары бәяләнде.

Алдагы көн тәртибендә укытучылар һәм тәрбиячеләр 4 секциягә бүленеп эшләделәр. Түгәрәк өстәл артында утырып, һәркем үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Нинди фән укытуга карамастан, һәркем үзенең табигатьне саклауга битараф түгеллеген белдерде. Һәр секциядә җанлы һәм файдалы сөйләшү булды.

Конференция эшчәнлегенә йомгак ясау өчен, актлар залына җыелдылар. Һәр секция җитәкчесе үзләренең эш нәтиҗәсе белән таныштырды, тәкъдимнәр белән чыкты. Барлык нәтиҗәле эшләгән тәрбияче һәм укытучыларга грамота, дипломнар тапшырылды. Район мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Р. Ямалетдинов конференция эшчәнлеген уңай бәяләп, барлык катнашучыларга иҗади уңышлар теләде.

И. Гайсин фәнни-гамәли конференция эшеннән бик канәгать калуын җиткерде. Конференцияне оештыру һәм үткәрүгә зур көч куйган Теләнче Тамак урта мәктәп коллективына һәм барлык эшләрне оештыруны башлап йөргән, конференция материалларын чыгаруда зур көч куйган Г. Гыйльмиевага зур рәхмәтен белдерде. Ул киләсе конференцияне шушы тирәлектәге елга-күлләрне өйрәнүгә багышларга дигән тәкъдим белән чыкты. Үзе укыган мәктәпкә кайтып, зур һәм файдалы эш башкаруына чиксез сөенүен җиткерде. Без, үз чиратыбызда, аңа ныклы сәләмәтлек һәм эшендә иҗади уңышлар теләдек.

Г. Арсланова,
югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев