Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Тамчыкай”га яз килде

Мәләкәс авылының "Тамчыкай" балалар бакчасында музыка җитәкчесе Ә. Шәйхразиева, тәрбиячеләр Л. Сәлахова, Н. Сәфәргалина һәм Л. Сәмигуллина кечкенәләр төркемендә "Яз килде" бәйрәме үткәрделәр. Әле күптән түгел генә бакча тормышына ияләшеп килүче балалар, бар кешене гаҗәпкә калдырып, матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Тәрбияче апалары белән бергәләп уйнадылар. Үзләре генә түгел,...

Мәләкәс авылының "Тамчыкай" балалар бакчасында музыка җитәкчесе Ә. Шәйхразиева, тәрбиячеләр Л. Сәлахова, Н. Сәфәргалина һәм Л. Сәмигуллина кечкенәләр төркемендә "Яз килде" бәйрәме үткәрделәр. Әле күптән түгел генә бакча тормышына ияләшеп килүче балалар, бар кешене гаҗәпкә калдырып, матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Тәрбияче апалары белән бергәләп уйнадылар. Үзләре генә түгел, әниләрен дә чакырып, бергәләп биеделәр.

Бәйрәмне төрле "көтелмәгән" кызыклы персонажлар белән бизәү бигрәк тә отышлы булды. Төрле төстәге зур чәчәкләр тотып, бии-бии клоун Клепа керде. Ул балаларга төрле биремнәр бирде, әниләргә тәрбияче куллары белән ясалган чәчәкләр бүләк итте. Ахырдан Яз кызы балаларны бәйрәм бәлеше белән сыйлады. Әти-әниләр дә, кунаклар да кичәдән канәгать калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев