Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Табигатьне саклау – мөһим бурычыбыз

Теләнче Тамак авылы мәктәбендә экология темасына багышланган фәнни конференция үтте. Табигать безгә, балаларына, гаҗәеп хәзинәләр биргән. Сый-нигъмәтләр белән туендыручы кара туфрак, сулар һава, эчәр су. Болар – бәяләп бетергесез байлык: берсе генә булмаса да, җирдә тормыш юк... (А Сөләйманова).

Һәркемгә билгеле, табигатьне саклау – бүген кешелек дөньясы алдында торган иң мөһим проблемаларның берсе. Гомумән, экология белән безнең һәрберебезнең көндәлек тормышы, язмышы, киләчәге бәйләнгән. Әлбәттә, бу хакта балаларыбыз да кечкенәдән аңлап үсәргә тиеш. Шул максатны күз аллап укытучыларыбыз ел саен диярлек фәнни-гамәли конференцияләр үткәрә. Менә быел да безнен мәктәп базасында«Мәктәптә һәм югары уку йортларында экологик-географик белем бирүнең дәвамчанлыгы» темасына чираттагы Бөтенроссия конференциясе узды. Конференциянең быелгы үзенчәлеге: бу чара мәктәпнең юбилей елына, ягъни урта мәктәп буларак, аның 80-нче чыгарылышына багышланган иде.
Конференцияне башлангыч сыйныф укучылары башкаруында (укытучылары Э. Мостафина, Р. Шәрәфетдинова) «Мәктәп тарихы битләреннән» дигән әдәби-музыкаль композиция башлап җибәрде. Балалар үзләре укыган мәктәп турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Мәктәпнең бай тарихы, күренекле укучылары турында Э. Гыймазетдинова бик матур чыгыш ясады, сөйләмен документлаштырылган фото-видео тезмә тагын да тулыландырды. 
Конференциянең пленар утырышын район җитәкчесенең урынбасары Рөстәм Закиров ачты. Конференциядә катнашучыларны котлап, илкүләм әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүдә катнашуның мөһимлеген тагын бер кат ассызыклады, уңышлар теләде. Районның мәгариф идарәсе башлыгы Айгөл Мөхәммәтҗанова да мәктәп коллективына ихлас рәхмәтен җиткерде, уңышлар теләде. Мәктәп директоры Лидия Исхакова укучыларга экология тәрбиясе бирүдә башкарылган эшләр белән таныштырды.
Алга таба сүз КФУның география һәм экология укыту буенча кафедра җитәкчесе, Татарстанның атказанган укытучысы, педагогия фәннәре докторы Илгизәр Гайсинга бирелде. Әлеге чараны оештыручы буларак, Илгизәр Тимергали улы конференциядә катнашучыларны көн тәртибе белән таныштырды. Галимнең география фәнен укытуның тарихы һәм бүгенге торышы, бу өлкәдә эшләгән галимнәр турында ясаган тирән эчтәлекле чыгышы һәркемдә кызыксыну уятты.
Марий-Эл республикасының Волжск шәһәреннән килгән Г. Толстых үзе эшләгән мәктәптә урман хуҗалыгы эшчәнлеген, тирә -юньне өйрәнүгә аерым игътибар бирелү һәм «Яшь урманчылар» отряды башкарган эшләр турында сөйләде. Конференциянең пленар өлешендә чыгыш ясаган укытучыларның чыгышларында да бер максат – табигатебезне күз карасыдай саклау, килер буыннарга саф һавалы, челтер чишмәләре чыңлап торган мохит калдыру. 
Алга таба укытучылар һәм тәрбиячеләр 4 секциягә бүленеп эшләделәр. Биредә укучы яшьләрдә экология һәм география культурасын формалаштыру, әлеге белемнең дәвамчанлыгын тәэмин итү, укыту-тәрбия барышында инновацион технологияләр куллану зарурлыгы турында фикер алышынды.
Конференциянең йомгаклау өлешендә һәр секция җитәкчесе эш нәтиҗәләре белән таныштырды, тәкъдимнәр белән чыкты. Яхшы нәтиҗәләргә ирешкән тәрбияче һәм укытучыларга грамоталар, һәм дипломнар тапшырылды. 
Илгизәр Гайсин, үз чиратында, фәнни-гамәли конференция эшеннән бик канәгать калуын әйтте. Теләнче Тамак урта мәктәбе коллективына һәм оештыруны эшләрен башлап йөргән, Г. Гыйльмиевага зур рәхмәтен белдерде. 

Чулпан Әхмәтшина,
Теләнче Тамак авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев