Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тукай районының «Ел тәрбиячесе»н билгеләделәр

Районда ун көн дәвамында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары арасында «Ел тәрбиячесе - 2015» конкурсы барды. Анда балалар бакчаларыннан барлыгы 23 тәрбияче көч сынашты. Бәйге ике этапта узды. Беренче этапта педагоглар «Сайлаган эшем - балалар бакчасы тәрбиячесе» исеме астында эссе һәм хезмәт тәҗрибәсе турында адымын адымга язган эш тәкъдим иттеләр....

Районда ун көн дәвамында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары арасында «Ел тәрбиячесе - 2015» конкурсы барды. Анда балалар бакчаларыннан барлыгы 23 тәрбияче көч сынашты.

Бәйге ике этапта узды. Беренче этапта педагоглар «Сайлаган эшем - балалар бакчасы тәрбиячесе» исеме астында эссе һәм хезмәт тәҗрибәсе турында адымын адымга язган эш тәкъдим иттеләр. Анда тугыз тәрбияче финалга чыктылар.

Аннары Комсомолец поселогының «Петушок» балалар бакчасында бәйгенең икенче этабы үтте. Тәрбиячеләр эш тәҗрибәләрен презентация рәвешендә күрсәттеләр. Һәрберсе эшенә иҗади якын килә белүе белән аерылып торды. Шулай ук финалистлар балалар катнашында тәрбия чарасы да әзерләгәннәр иде. Жюри тәрбиячеләрнең югары дәрәҗәдәге һөнәри осталыкларын билгеләп үтте.

Круглое Поленың «Голубой вагон» бакчасыннан музыка җитәкчесе Чулпан Ильмендеевага беренче урын, Күзкәйнең «Таңбатыр» бакчасы тәрбиячесе Гөлнара Сәхаповага - икенче, Түбән Суыксуның «Ак каен» бакчасыннан Гөлмира Хәйретдиновага өченче урын бирелде. Алар районның «Ел тәрбиячеләре» дип билгеләнде.

Теләнче Тамакның «Акчәчәк» бакчасыннан Эльза Батталова, Бәткенең «Аленушка» бакчасыннан Инна Кирюхина һәм Резедә Шиляева, Яңа поселогының «Березка» бакчасыннан Лилия Нуретдинова, «Татарстан» совхозы поселогының «Лебедушка» бакчасыннан Ләйсән Яруллина призерлар булдылар.

Муниципаль этапта беренче һәм икенче урынны алган ике тәрбияче бәйгенең зона этабында көчләрен сынаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф мәктәпкәчә тәрбия