Мәгариф
Районда иң яхшы вожатыйны сайлап алганнар
Бәтке авылы мәктәбендә "Иң яхшы вожатый" республика конкурсының муниципаль этабының финалы узды. Бәйгенең финалына чыгар өчен, VII-XI сыйныф укучылары анкеталарын, "Мин вожатый" дигән темага эссе, үз эшчәнлекләре турында презентацияләрен портфолиога җыеп, мәктәптән тыш эшләр үзәгенә җибәргәннәр. Комиссия 19 катнашучыдан 9 кешене сайлап алган. Конкурсның финалында яшьләр төрле сынаулар һәм биремнәр...
Бәтке авылы мәктәбендә "Иң яхшы вожатый" республика конкурсының муниципаль этабының финалы узды. Бәйгенең финалына чыгар өчен, VII-XI сыйныф укучылары анкеталарын, "Мин вожатый" дигән темага эссе, үз эшчәнлекләре турында презентацияләрен портфолиога җыеп, мәктәптән тыш эшләр үзәгенә җибәргәннәр. Комиссия 19 катнашучыдан 9 кешене сайлап алган. Конкурсның финалында яшьләр төрле сынаулар һәм биремнәр үткәннәр. Башта катнашучылар үзләре һәм башкарган эшләре белән таныштырып киткәннәр, аннары медицина һәм хокук темалары буенча cорауларга җавап биргәннәр. Балалар белән ничек эшли белүләрен ачыклау өчен, педагогик шартлар дигән бирем тәкъдим ителгән. Һәр конкурсант, жирәбә буенча бер билет сайлап алып, анда тасвирланган тормыш шартларыннан чыгу юлларын сөйләп бирергә тиеш булган. Бәйгенең соңгы биреме иң авыры - башлангыч сыйныф укучылары белән класстан тыш чара үткәрү. Һәр катнашучы үзе сайлап алган темага 20 минут эчендә нинди дә булса чара оештырган. Барлык сынаулардан соң жюри әгъзаләре иң яхшы вожатыйларны билгеләгән. Бәйгенең җиңүчесе - Бәтке мәктәбенең X сыйныф укучысы Аделина Пасмурова. Ул май аенда конкурсның республика этабында районыбыз данын яклаячак. Бәйге Казанда "Инициатива" фестивале кысаларында үткәреләчәк. Шулай ук "Иң яхшы вожатый" исеменә Шилнебаш мәктәбенең X сыйныф укучысы Анастасия Беспалова, Мәләкәс мәктәбенең VIII сыйныф укучысы Рамил Гафанов, Новотроицкое мәктәбенең XI сыйныф укучысы Инзилә Камалова лаек булган. Бәйгенең һәр катнашучысы үз мәктәбендә вожатый буларак эш алып бара, башлангыч сыйныфта укучы балалар белән тәнәфесләрдә төрле чаралар, акцияләр, уеннар үткәрә, шул рәвешле укытучыларга ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев