Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Район мөгаллимнәре мәгарифтәге яңарышлардан бер адымга читтә калмыйлар

25 августта районның мәгариф хезмәткәрләре традиция буенча август конференциясенә җыелалар. Шул уңайдан һәр елны мәгариф бүлеге башлыгы белән әңгәмә корып ала торган гадәтебез бар. Илнең, республиканың, шул исәптән районның да мәгариф тармагы соңгы вакытта шактый үзгәрешләр кичерә. Шуңа күрә анда проблемалар да, хәл итәсе мәсьәләләр дә шактый. Ләкин шушындый катлаулы...

- Рамил Робертович, сүзне район мәгарифенең бүгенге торышын күз алдына китерүдән башлыйк әле. Киләсе уку елында парталар артына ничә бала утырачак? Беренчеләр күпме булачак? Саннар узган еллардан күбрәкме?

- Узган уку елын 2861 бала тәмамлаган иде, быел мәктәпләргә якынча 3000ләп бала аяк басар дип көтелә. Беренче сыйныфка 320 бала килүе көтелә. Бу күрсәткеч узган елдан бераз артыграк - былтыр андыйлар 338 иде. Укучыларга 639 педагог белем һәм тәрбия бирәчәк. Сентябрьдән район мәктәпләрендә 10 яшь белгеч хезмәт юлын башлаячак.

- Белем һәм тәрбия процессы бакчадан башлана. Мәктәпкәчә белем һәм тәрбия өлкәсендә нинди яңалыкларыгыз һәм уңышларыгыз бар.

- Иң беренче уңыш - ничә еллар кысан фатир бүлмәләрендә эшләгән Сосновый Бор балалар бакчасы республика программасы кысаларында төзелгән өр-яңа, заманча бинага аяк басарга тора. Бу, әлбәттә, балалар, әти-әниләр, коллектив өчен чиксез зур сөенеч. Узган уку елында бездә 25 бакча эшләде, аларга 1530 бала йөрде. Ә быел сабыйлар саны 80гә күбрәк булачак.

Ике ел рәттән инде коллективлар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» конкурсында җиңеп, 1 млн сумлык грант алалар. Быел бу бүләккә Кече Шилнәнең Алия Вилданова җитәкчелегендәге «Колосок» бакча коллективы лаек булды.

Мәктәпкәчә учреждениеләр елдан артык инде федераль дәүләт стандартларын кертү шартларында эшлиләр. Шилнәбашның «Тополек» бакчасы әлеге стандартларны кертү буенча эксперименталь мәйданчык булып тора.

- Мәктәпләр ничек яши?

- Районда гомуми белем бирүче 25 мәктәп эшли. Эшчәнлекнең нәтиҗәләрен хәзер иң беренче чиратта бердәм дәүләт имтиханнары билгели. Узган ел унберенчене тәмамлаган 95 укучының барысы да кулларына таныклык алды. 13 бала «Укуда аерым уңышлары өчен» алтын медаль белән чыкты. Тугызынчыны тәмамлаган 255 баланың шулай ук 13е иң яхшы билгеләрдән генә торган аттестат алды. БДИ тапшыра башлаганнан алып районда икенче укучыбыз 100 балл җыюга иреште. Узган БДИ чорында Кнәз мәктәбе укучысы Лилия Нуриева химия фәненнән иң югары нәтиҗәне күрсәтте. Укытучысы - Нина Ананина.

Ел дәвамында 6 бала республика күләмендә үткәрелгән фән олимпиадаларында катнашып, призерлар булдылар. Фәнни-гамәли конференцияләрдә, төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган 36 баланы билгеләп үттек, бүләкләр тапшырдык. Иске Абдулдан Гөлгенә Мәүләвиева (укытучысы - Флера Гыймазова) татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадада җиңү яулады. ЮХИДИ юнәлеше буенча республика конкурсларыннан Биклән мәктәбеннән Алина Костина һәм Түбән Суыксу балалар бакчасыннан Илдан Тимуршин дипломнар белән кайттылар.

- Укытучы һәм тәрбиячеләрнең уңышларына да бераз тукталыйк.

- Ел нәтиҗәләре буенча Кнәз мәктәбенең география биология укытучысы Любовь Ерховага, Мәләкәснең «Тамчыкай» балалар бакчасы мөдире Алефтина Кадыйровага, мәгариф бүлеге методисты Эльмира Вәгыйзовага РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары бирелде. 18 педагог республика Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталарына, рәхмәт хатларына һәм күкрәк билгеләренә лаек дип табылды.

Круглое Поле мәктәбенең инглиз теле укытучысы Римма Хәкимханова, «Алгарыш» гранты җиңүчесе буларак, Англиядә стажировка үтеп кайтты.

2014-2015 уку елы физика елы дип игълан ителгән иде. Районда эшләүче физика укытучыларының хезмәте башкалада ел ябылуга багышланган тантанада бәяләнде. Күзкәй, Комсомол һәм Яңа поселогы мәктәбеннән Гали Мингалимовка, Валентина Якушевага һәм Зөһрә Кашаповага бүләкләр тапшырылды.

Аерым мәктәпләрнең эшчәнлегенә күз салсак, Теләнче Тамак, Борды, Кнәз, Шилнәбаш, Кече Шилнә мәктәпләре республикада иң яхшы белем бирүче 100 авыл мәктәбе арасына керде. Республика күләмендәге конкурсларда җиңүчеләрдән Борды, Мәләкәс һәм Бәтке мәктәпләрен атап үтәсе килә.

- Сосновый Бор поселогында яңа бакча төзелде, дидек. Тагын кайсы объектларда төзелеш һәм ремонт эшләре алып барылды?

- Шилнәбаш һәм Кече Шилнә мәктәпләрендә капиталь ремонт ясалды, Теләнче Тамак, «Татарстан» совхозы поселогы, Мәләкәс һәм Түбән Суыксу балалар бакчаларында түбә ябылды, Яңа поселогы мәктәбендә спортзал тулысынча ремонтланды, Шилнәбаш мәктәбендә «Уңайлы мохит» программасы буенча 850 мең сумлык эш башкарылды, Шилнәбаш балалар бакчасында өстәмә төркем өчен бүлмәләр төзекләндерелде.

Мәктәпләрне яңа уку елына әзерләргә ярдәм иткән педагоглар коллективына да олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Якынлашып килүче Белем бәйрәме белән барлык мәгариф хезмәткәрләрен котлыйм, яңа уку елының уңай үзгәрешләр генә алып килүен телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев