Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кызлар өчен бик тә файдалы чара

"Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара үтте. Анда күп балалы, аз керемле һәм тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнүче 15-18 яшьлек сигез кыз катнашты. Чара кысаларында мәхәббәт, чын мәхәббәт, алдакчы мәхәббәт, гаиләдәге авырлыклар, якын кешеләр белән мөнәсәбәттә каршылыклы сорауларны чишү темалары буенча сөйләшү булды. Районның...

"Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара үтте. Анда күп балалы, аз керемле һәм тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнүче 15-18 яшьлек сигез кыз катнашты.

Чара кысаларында мәхәббәт, чын мәхәббәт, алдакчы мәхәббәт, гаиләдәге авырлыклар, якын кешеләр белән мөнәсәбәттә каршылыклы сорауларны чишү темалары буенча сөйләшү булды. Районның гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина бүген райондагы демографик хәл турында мәгълүмат бирде, гаиләдәге конфликтлардан чыгу юллары турында сөйләде.

Чараны гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Алия Вәлиева оештырды. Ул алдан ук төрле буклетлар, видеоматериаллар әзерләгән иде. Чара барышында кызлар үзләренә үзләре хат яздылар. Хатның эчтәлегендә үзеңне ничек хис итүең, хыялларың һәм максатларың, бүгенге көндә башкарырга теләгән иң мөһим эшең, әйтергә теләгән фикерең чагылырга тиеш иде. Шулай ук бүген син нәрсәдән куркасың, шикләнәсең, киләчәктә һәм үткәндә үзең белән очрашканда нинди сорау бирергә теләр идең - әнә шундый темаларга урын бирелергә тиеш иде хатта. Язулар конвертка салынып, ябыштырып билгеле бер вакытка кадәр сакларга куелды.

Чара ахырында кызларга "Алкоголь турында чын дөресе", "Тәмәкесез дә тормыш матур", "Тумаган балалар" (абортлар турында), "Чын хатын-кыз образы" дигән темаларга буклетлар таратылды. Районның гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина катнашучыларга туй журналлары да бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тђрбия