Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кече Шилнә һәм Сәмәкәй мәктәпләренең беренче сыйныфка баручы балаларына портфельләр тапшырдылар

Үткән атнаның пәнҗешәмбесендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында Кече Шилнә мәктәбенең беренче сыйныфка баручы сабыйларына портфельләр тапшыру тантанасы булып үтте. Дүшәмбе көнне исә мондый мәктәп сумкалары Сәмәкәй авылы балаларына да бирелде.

Кече Шилнә авылы мәктәп укучыларына портфельләр тапшыру тантанасында «беренчеләргә» һәм аларның әти-әниләренә бик күп җылы теләкләр әйтелде. Аларга исәнлек, укуда зур уңышлар, сабырлык һәм түземлек теләделәр. Шулай ук котлау теләкләре белән мәктәп директоры Ольга Черпакова да чыгыш ясады. Соңыннан күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче Роза Гыйльфановага, Әлфир Мөхтәсимовка, Даниэль Нәбиевка, Диана Сальникова, Елизавета Филипповага, Анастасия Филипповага, Диана Шагивәлиевага, Арыслан Шәйдуллинга һәм Тимур Мортазинга матур да, уңайлы да портфельләр тапшырылды.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында бу дүшәмбедә Сәмәкәй төп белем бирү мәктәбендә дә беренче сыйныфка баручы балаларга портфельләр тапшыру тантанасы үтте. «Якты юл» редакциясе хәбәрчесе буларак, әлеге чарада безгә дә катнашырга туры килде.

Сәмәкәй авыл җирлеге башлыгы Зиннур Сәгыйтов, мәктәп директоры Миргасыйм Галимҗанов балаларга, аларның әти-әниләренә иң матур теләкләрен теләделәр. Сабыйлар бирелгән бүләкләргә чиксез сөенделәр. Алар бик җитди генә такта алдына чыгып, бирелгән сумкаларын шунда ук аркаларына асып та куйдылар. Җыелганнарга Данияр Гыйззәтуллин, Артур Гыймаев, Рузил Сөләйманов, Мәрьям Хәйретдинова бик оялып кына укырга әзер булганлыклары турында әйтә алдылар. Соңыннан исә беренче сыйныфка баручы Рузилнең әнисе Раушания ханым Сөләйманова белән сөйләшеп алдык.

- Аллаһының рәхмәтләре яусын сезгә. Балаларны гына түгел, аларның әти-

әниләрен дә бик шатландырдыгыз. Минем үземнең биш балам бар. Олылары инде кияүдә, Аллага шөкер, оныклар да тәрбиялибез. Төпчекләремнән кызым Ләйлә - мәктәп укучысы, Юлия кызым балалар бакчасына йөри, Рузилемә бүген портфель тапшырдылар. Баланы беренче сыйныфка әзерләргә байтак кына акча кирәк. Ул сумкасына гына 1500-2000ләп акча китә. Ходайның рәхмәте, район безгә булышты. Хәзер сумка алу турында борчыласы да юк. Мондый акцияләр, әлбәттә, бик кирәкле. Безнең гаиләгә дә портфель тапшырачакларын ишеткәч, моны бер олы куаныч итеп кабул иттек, - дип бик ачылып сөйләде миңа Раушания ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев