Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Гали Акыш исемендәге лицейда ишек төбеннән үк сине татар рухы чолгап ала

Күптән түгел бу уку йорты 20 еллыгын билгеләп үтте. 20 ел, бер карасаң, әз дә кебек. Икенче яктан караганда, әгәр башкарган эшләрең саллы булса, шактый да сыман. Минемчә, Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84нче лицееның, ике дистә ел эчендә эшләнгәннәргә кечкенә йомгак ясап, юбилеен бәйрәм итәргә тулы хакы бар. Милли...

Бу уку йорты районыбызга чит түгел: лицейның интернатында торып, күп кенә тукайлылар биредә белем ала. Бинага килеп кергәч үк, ниндидер җылы, өйдәгечә рәхәт мохиткә эләгәсең. Ишек төбеннән үк сине татар рухы, татар дөньясы чолгап ала, игътибарны төрледән-төрле күргәзмәләр җәлеп итә. Берзаман матур татар көе яңгырый башлый - баксаң, ул дәреснең башлануын һәм бетүен хәбәр итүче кыңгырау икән! Шушындый һәрьяклап уйланып эшләнгән күптөрле нечкәлекләр биредә башка мәктәпләргә хас булмаган җанга якын мохит тудыра.

Юбилейга килгәндә, аңа багышланган чара Чаллы татар дәүләт драма театрында - чит бинада үтте, шулай да, лицейдагы җылылыкның бер тамчысы да читкә таммый, кичәнең буеннан-буена сакланып барды. Театрның милли рухы да моңа булышлык итми калмагандыр, әлбәттә. Лицей директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Рәмзия Закирова бәйрәмне гадәттәгечә җиңел, рәхәт итеп алып барды, һәр кешегә тиешле игътибарын һәм ихтирамын кызганмады. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Илшат Сәфиуллин белән алар менә дигән алып баручылар дуэтын тәшкил итте. Әгәр дә, заман шаукымына ияреп, алып баручы читтән чакырылган булса, ул әлеге белем йортының бөтен эчке сулышын аңлап-тоеп бетерә алмыйча, кичә дә бу хәтле уңышлы чыкмас иде, мөгаен. Концертны төрле матур, профессиональ дәрәҗәдә башкарылган чыгышлар белән бизәүчеләр - шулай ук лицейның үзе үстергән талантлары - хәзерге һәм элекке укучылары. Гомумән, акышлыларның үзенә күрә гаилә бәйрәмендә бер генә чит кеше дә юк иде: кунакка Чаллы мәгариф идарәсе башлыгы Винер Харисов, белем йортының элекке җитәкчеләре Илдар Яруллин һәм Рәиф Зиннәтуллин, 20 ел дәверендә укыткан укытучылары һәм белем алган укучылары, ата-аналар чакырылган иде. Кунакларның чыгышлары лицейның башкарылган эшләр буенча кыскача исәп-хисап тотуы белән үрелеп барды. Ә матур эшләре аның - бихисап: төрле түгәрәк өстәлләр уздыру дисеңме, «Илһам» газетасын чыгару, шул ук исемдәге театр түгәрәгенең эшләп килүе, үзидарәнең республика күләмендә макталган эшчәнлеге, Шаяннар һәм тапкырлар клубы, «Ихлас» җыр студиясе, техник иҗат һәм программалар ясау клубы, «Электрон мәктәп», «Аккош банкы» кебек проектлары, республикакүләм конференцияләр уздыруны әйтәсеңме - барысын санап чыгу мөмкин түгел.

Татар телен үстерү буенча алып барган эшчәнлегенә аерым тукталмый мөмкин түгел. Бер генә мисал. Кичә барышында элекке укучыларның берсе - хәзерге вакытта Казанда үз урынын тапкан Рөстәм Гатауллин, сәхнәгә чыгып, саф татар телендә, йөгерек сөйләм белән, тумыштан туган телдә сөйләшкән кеше кебек, бик иркен аралашты. Шуңа күрә, бу егет татарчаны кайчан өйрәнде микән дигән уй башыма кереп тә карамады. Соңрак билгеле булды: үзидарә кысаларында лицейның президенты булып сайланган вакытта Рөстәм рус телле егет булган. «Татар лицееның йөзе булган кешегә болай килешми дип, мин аңа татарча бер биш җөмлә язып бирә торган идем, ул, шуларны ятлап, чыгыш ясый иде, шулай әкренләп сөйләшергә өйрәнеп китте», - дип көлдерде сәхнәдән Рәмзия Закирова. Гомумән алганда, Рәмзия Рәхмәтовнаның милли тәрбия бирү, милли үзаңны үстерүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Укучылар белән самоварлы чәй өстәлләре әзерләп, милли киемнәрдән киенеп, борынгы уеннар, биюләр белән аулак өйләргә хәтле оештыра. Нәрсәсе бар, без дә уздырабыз аны, дисезме? Монда башкачарак шул. Бу чаралар сәхнәдә, кемгәдер күрсәтер, отчет язар өчен түгел, ә бер төркем укучылар белән үзенә күрә «ябык» кичә итеп оештырыла. Театраль куелышта да түгел, ә гади итеп, чынбарлыктагыча, бары тик балаларга халкыбыз гадәтләренең асылын чын мәгънәсендә ачу өчен.

Лицей директоры Шамил Закиров та балаларда күркәм сыйфатлар тәрбияләүгә зур игътибар бирә. Беркайчан да каты бәрелмәс, тавышын күтәрмәс, ниндидер ялгышлык эшләгән укучыга ипләп кенә аңлатып бирер. Шуңа да укучылар һәм ата-аналар аны хөрмәт итә. Соңгы вакытта илебездә модага кергән, фәрештәләрне качырырлык «Хэллоуин» исемле мәҗүси америка бәйрәмен дә үзе җитәкләгән уку йортына кертмәде - күңел ачам дигән кешегә үзебезнең матур, мәгънәле бәйрәмнәр дә җитәрлек бит! Нык торды, бер генә укучы да аның сүзеннән чыгарга җөрьәт итмәде. Яшь булса да, җитәкче шактый тормыш тәҗрибәсе туплаган кешегә хас аек акыл белән аерылып тора. Яшьләрне милли рухта тәрбияләү кебек җаваплы эшне аңа тапшырып, шәһәр мәгариф идарәсе бер дә ялгышмаган диясе килә. Кичә барышында аның эшчәнлеген бәяләп, мәгариф идарәсе җитәкчесе Винер Харисов Шамил Рәкыйп улына Мактау грамотасы да тапшырды.

Бәйрәм, бер җепкә тезгәндәй, бик көйле һәм матур үтте, балалар төрледән-төрле талантлары белән сокландырды, килгән кунаклар рәхәтләнеп ял итте.

Танылган мәгърифәтче Гали ага Акыш 1997 елның беренче сентябрендә лицей ачылышында әйтеп калдырган васыятькә тугры булып, бу уку йорты менә инде 20 ел буе укучыларны бөтен яклап камил шәхесләр итеп тәрбияләп, төпле белем биреп, зыялы татар яшьләре әзерли. Татар лицеен тәмамлаучыларның әйбәт уку йортларында белем алуы, дәрәҗәле урыннарда эшләве - моның ачык дәлиле. Алга таба да милли уку йортына, сайлаган кыйбласыннан тайпылмыйча, татар телен үстерүнең, балаларны кызыксындыруның яңадан-яңа алымнарын табып, милләтебез горурланырлык белем учагы булып яшәвен теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев