Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балаларның ялы: «Чемпион» лагере булачак солдатлар тәрбияли

Мәктәпләрдә укулар тәмамланса да, укучыларның күпчелеге әле җәйге каникулларга таралырга ашыкмый. Кемдер дәүләт имтиханнары тапшыра, кемнәрдер җәйге лагерьларга йөри. Тугызынчы һәм унберенче сыйныфларда әле чыгарылыш сынаулары июнь ахырына кадәр дәвам итә. Көннәр салкын дип тормыйлар, балалар мәктәп яны лагерьларына да күпләп йөриләр, профильле лагерьларда да ял итәләр.

Актив балаларга бүләк - аларны кызыклы экскурсияләр көтә

Мәктәп яны лагерьлары 21 авылда эшли. Быел аларга район буенча 754 укучы йөри. Бу атнадан Новотроицкое мәктәбе базасында сәнгать юнәлешендәге «Балкыш» лагере эшләячәк. 19-25 июнь көннәрендә Яңа поселогында «Робинзон» лагере эшләячәк. Анда 25 бала туристлык юнәлешендә шөгыльләнәчәк. Яр Чаллының «Саулык», «Жемчужина» сәламәтлек комплексларында 54 бала ял итәр дип планлаштырыла. Укуда, җәмәгать эшләрендә, спорт һәм иҗади эшчәнлектә актив катнашучыларны - 80 баланы - Ижевск шәһәренә зоопаркка һәм Калашников исемендәге корал музеена алып бару планлаштырыла. Шулай ук 60 бала Болгар шәһәренә музей-тыюлыкка экскурсиягә барачак, 28 бала «Сәләт» VI Халыкара яшьләр форумында катнашачак. Биклән мәктәбеннән 1 укучы «Костер» республика сәламәтләндерү-укыту үзәгендә «Яшь техник» сменасында, Түбән Суыксудан ике бала Мамадыш шәһәрендә сәламәтләндерү лагеренда, 6 бала Спас районында лагерьда ял итә. 5 үсмер Мамадышта «Йолдызлар десанты» палаткалы лагерена, Кече Шилнә мәктәбеннән 5 укучы Казанда «Патриот» үзәгенең профильле сменасына барачак.

Хәрби-спорт юнәлешендәге лагерь үсмер егетләргә бик кирәк

Калмия мәктәбе базасында эшләгән «Чемпион» лагеренда 10нчы сыйныфта укучы 25 егет ял итте. Алар бер атна дәвамында хәрби-спорт юнәлешендә шөгыльләнде.

Лагерь Калмиядә ел саен оештырыла. «Егетләрнең физик әзерлеге өчен бик тә кирәкле чара бу», - ди лагерьны инде күп еллар дәвамында җитәкләүче Марат Вәлиев. Биредә үсмерләр беренче көннән үк ике взводка бүленеп шөгыльләнгәннәр. Тәртип нәкъ армиядәгечә: егетләр иртүк торалар, көн дәвамында махсус план буенча шөгыльләнәләр. Анда стройда йөрү дә, корал тотуга әзерлек тә, тәүлеклек наряд та, сакта тору да, беренче медицина ярдәме күрсәтү дә керә.

Егетләр төрле аралыкка да йөгергәннәр, турникта да күтәрелгәннәр, граната да атканнар, гер дә күтәргәннәр - кыскасы, барлык төр физик әзерлек нормативларын тапшырганнар. «Чемпион»лылар Яр Чаллыга бассейнга, тирга да барганнар. «Иң кызыклы шөгыльләр - иң авырлары. Аларны җиңеп чыгу күңелгә аерата канәгатьлек хисе бирә. Әлбәттә, катгый режимга күнегү бераз кыенрак, ләкин бу безгә чыныгу өчен бик кирәк», - диделәр егетләр беравыздан.

Күпчелек шөгыльләр үсмерләр өчен әле яңа. Кемнәрдер әле автоматны да биредә беренче мәртәбә сүтеп җыйган, сакта да ике сәгать буе беренче тапкыр басып торган. Быел яңа күнегү - кешене янгыннан алып чыгу ысулларын өйрәткәннәр үсмерләргә. Башка төр гадәттән тыш хәлләрдә дә зыян күргән кешегә беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен кабатлаганнар. Белгәннәрен алар хәзер тормышта да куллана алачак. «Егетләр барысы да бик булганнар. һәр күнегүне ахырына кадәр үтәргә тырышалар, бик үҗәтләр», - дип сөйләде рота командиры, шулай ук лагерьда күп еллар эшләүче Виктор Белов.

Улларын лагерьга йөрткән өчен ата-аналар бер тиен дә акча түләмәде, ашату көненә биш мәртәбә бушка оештырылды, егетләр җитәкчеләре белән бергә палаткаларда кундылар.

Куркынычсызлык ничек куелган?

Ял ял белән, ә ата-ана өчен иң мөһиме - баласының лагерьга киткән җирдән исән-сау, сәламәт булып, рухи зыян алмыйча кайтуы. Балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү лагерьларда ничек куелган соң? «Лагерьларда эшләячәк һәр педагог тиешле инструктажны үтте. Территорияләргә видеокүзәтү куелган, балалар куна торган лагерьларда тәүлек дәвамында сак хезмәткәре тора. Узган ел бу төнгә генә оештырылган иде, быел көндезгә дә көйләдек. Һәр персоналның хөкем ителмәве хакындагы белешмәсе бар. Балаларга янгыннан саклану, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәрчак искә төшерелә. Барлык лагерьлар күзәтчелек органнарының рөхсәт документлары нигезендә эшли. Әлегә кадәр бездә җәйге ял урыннарында гадәттән тыш очраклар булганы юк, киләчәктә дә андый хәлләр килеп чыкмас дип ышанабыз», - ди район мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаев.

Ата-аналарның барысы да баласын лагерьларга җибәрергә әзерме соң? Өйдән чыгару куркытмыймы? «Мәктәп яны яки «Балкыш» кебек аерым биналарда урнашкан, яшәр өчен барлык уңайлыклары булган лагерьларга җибәрү куркытмый. Ә менә палаткаларга чыгару бераз уйлата. Чөнки балалар ачык һавада. Хәзер талпаннары, еланнары да җитәрлек», - ди Мәләкәстән Лидия Фәртдинова. Иске Җирекледән Гөлназ Зарипованың бу җәһәттән үз фикере: «Минем балаларның берсе 2нче сыйныфта, берсе бакчада гына әле. Әле лагерьларда булмадылар. Хәзергә иртә дип саныйм. Башлангычны тәмамлагач җибәрермен дип уйлыйм. Бүген лагерьларда куркынычсызлыкны тәэмин итүнең яхшы оештырылганын беләм. Үземә дә андый урыннарда эшем буенча еш булырга туры килә. Ә палаталы сменаларга килгәндә, күп нәрсә тренердан, җитәкчедән тора дип уйлыйм. Ул ышанычлы булса - нигә җибәрмәскә? Сүз дә юк, куркынычсызлык кагыйдәләрен баланың үзенә дә өйрәтәчәкмен», - ди ул.

Әлбәттә, һәр ата-ана баласының лагерьдагы вакыты файдалы үтүен, уңай тәэсирләр, яхшы кәеф белән кайтуын тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев