Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балаларны тормышка әзерлибез

Сыйфатлы белем – тормыш сыйфатының нигезе. Бу ике төшенчә үзара нык бәйләнгән, бүгенге көндә алар дәүләт сәясәте критерийлары да булып торалар. Белем бирүдә яхшы сыйфатка ирешү өчен бала белән өлкәннәр, ягъни укытучылар арасында үзара аңлашу, тыгыз элемтә урнаштыру мөһим. Педагоглар алдында бүген балаларны кызыксынучан, эзләнүчән шәхес итеп үстерү бурычы тора. 

Князево урта мәктәбе коллективы үсеп килүче яшь буынны тормышка әзерләү, ягъни аларга төпле белем һәм тәрбия бирү буенча максатчан эш алып бара. Мәктәптә барлыгы 36 укытучы эшли, шуларның 34е югары белемле. Урта һөнәри белемле ике укытучының хезмәт стажлары 30ар елдан артып китә. Укытучыларның 16сы – югары, 14е беренче категориягә ия. Алар Һәр ел саен үзләренең һөнәри осталыкларын раслап, махсус курсларда квалификацияләрен күтәреп торалар. 
Князево мәктәбе укытучыларыннан Валентина Якушева – физика, Светлана Гончарова – география, Любовь Ерхова биология буенча район методик берләшмәләрен җитәклиләр. Рус теле укытучысы Светлана Дубей, математигыбыз Гөлнара Сәйфетдинова, информатика укытучысы Елена Крупнова, татар теле укытучысы Рамилә Фәррахова, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Татьяна Самойлова – район методик берләшмәләре әгъзалары. 
Тукай районы укытучылары БДИ һәм ТДИ эшләрен тикшерүдә актив катнаша. Бу эштән Князево мәктәбе дә читтә калмый. Гөлнара Сәйфетдинова (математика), Любовь Ерхова (биология), Светлана Гончарова (география) – төп дәүләт имтиханнарын тикшерүче экспертлар. Ә Татьяна Самойлова – тарих фәне буенча төп һәм бердәм дәүләт имтиханнарын тикшерүче эксперт. 
Безнең коллективта төрле елларда үзебезнең мәктәпне тәмамлаган укытучылар бар. Аларның кайберләре – өлкән туганнарының эшен дәвам итүчеләр. Сугыштан соңгы елларда мәктәп белән җитәкчелек иткән Хәсән Батршинның оныгы Римма Хәбибуллина башлангыч сыйныфларда укыта. Татьяна Самойлова – озак еллар завуч булып эшләгән математика укытучысы Любовь Сафонованың кызы. Гөлнара Сәйфетдинова – әнисе Гөлсинә Шәйхетдинованың дәвамчысы. Һәм бу исемлекне тагын да дәвам итәргә була әле. 
Укучыларыбыз бердәм дәүләт имтиханнарында яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп килә. Узган уку елы чыгарылыш сыйныфлар өчен үзгә булды. Ләкин укучылар сынауларны әйбәт үтте. Гөлнара Сайфетдинованың, Валентина Якушеваның, Алена Евсееваның, Людмила Новикованың укучылары бердәм дәүләт имтиханын 90нан артык баллга тапшырды һәм үзләре теләгән вузларга керде.
Имтиханнарга әзерләнүдә әти-әниләрнең роле зур. Баланың күңел халәте гаиләдәге атмосферага бәйле бит. Ата-ана игътибарын, яклавын тоеп үскән бала белеме белән дә, эмоциональ яктан да көчле була. Безнең укучыларның әти-әниләре һәрвакыт үз балаларына ярдәмгә килергә әзер.
Тәрбия эшенә килсәк, тәҗ-рибәле һәм абруйлы педагогларыбыз оештырган төрле чараларда балалар бик теләп катнашалар. Хәтер вахтасы, Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәлне тәртиптә тоту, Ватанны саклаучылар көне, Үлемсез полк һ.б. яшь буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүдә алыштыргысыз чаралар булып тора. 
Балаларның сәламәт булып үсүендә спорт зур урын алып тора. Мәктәп укучылары кышын – хоккей, җәен – футбол, теннис, бадминтон һәм башка шундый спорт төрләре белән яратып шөгыльләнәләр. 
Яхшы белем бирү һәм тормыш сыйфаты турында сөйләгәндә, мәктәпне тәмамлап тормышта уңышка ирешкән кешеләр турында әйтәсе килә. Таһир Хөрмәтуллин, мәсәлән, «Сосновоборский» комплексында баш инженер һәм директор, Тукай районы башлыгы булып эшләде, хәзерге вакытта «Хөрмәтуллин» КФХ җитәкчесе. Азат Авзалов – «Феникс» ҖЧҖ оештыручысы һәм җитәкчесе. Равил Сафиуллин – «Кама Бекон» ҖЧҖ генераль директоры. Ул җитәкләгән предприятие базасында «Туган мәктәбеңә булыш!» дигән акция кысаларында хәйрия фонды оештырылды. Быел әлеге фонд тырышлыгы белән мәктәбебездә җиде сыйныф бүлмәсе төзекләндерелә һәм җиһазландырыла. 

Елена Крупнова, 
Князево мәктәбе директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев