Бакчага төрле милләт балалары йөрүе дуслыкны ныгытучы ныклы бер җеп булып хезмәт итә
Бала тәрбиясе, әлбәттә, гаиләдән башлана. Алай гына да түгел, ана карынында ук, якты дөньяга аваз салганчы ук кечкенә җан иясе әни хис-кичерешләрен үзенә сеңдереп, әнисе белән бергә сөенеп, көенеп тора. Шулай да балалар бакчасы балага яшьтәшләре белән аралашырга, кирәк вакытта юл куя белергә өйрәтә, сабыйның кызыксынучанлыгын арттырырга, күзаллавын киңәйтергә, мәктәпкә...
Бәтке авылы «Аленушка» балалар бакчасында 34 ел инде бала-чага тавышы тынып тормый. Бүгенге көндә биредә 10 төркем эшли, 250гә якын бала мәктәпкәчә белем һәм тәрбия ала.
- Бакчабызны һәр елны яңартып торабыз. Укыту һәм тәрбия бирү стандартларындагы үзгәрешләр, яңалыкларга таянып, тәрбиячеләр дә үз эшен көйли. Шулай ук төзекләндерү, төркемнәрне эстетик, уңайлылык ягыннан яхшырту өлкәсендә дә эшлибез, - дип сөйләде балалар бакчасы мөдире Лилия Хәмидуллина.
2012-2013 еллардагы бала күп туу чорында, башка җирлекләрдәге кебек, Бәтке авылында да балалар бакчасы урыннарына ихтыяҗ арта. Шул вакытта, 2013 елда, «Аленушка» бакчасында яңа төркем ачыла. Лилия Миңнулловна сөйләвенчә, бу эштә химаячеләр ярдәме зур була. Быелгы уку елында бакчада татар төркеме дә ачылды. Тәрбиячеләре Алинә Җамалетдинова әйткәнчә, төркемдә балалар белән эшләү татар халкының бай мирасын өйрәнүгә, фольклор әсәрләргә, уеннарга таянып алып барылачак.
- 10 елга якын бакчабызда татар төркеме юк иде, - ди Лилия Хәмидуллина. - Яңа ачылган «Аккошлар» төркеменә 24 бала йөри. Тәрбиячеләре дә тәҗрибәле, актив, үз хезмәтләреннән ямь табып эшләүчеләр. Балалар да тиз ияләшеп киттеләр, дәресләрдә бик теләп җавап бирәләр.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан расланган программа нигезендә балалар бакчасында һәр төркемдә дә милли компонент кулланыла. Бәтке авылының үзенчәлеге дә шунда бит, биредә 15ләп милләт вәкиле яши. Ә балалар бакчасына бүгенге көндә биш милләт йөри - татар, рус, чуваш, таҗик, кореяле. Лилия Миңнулловна әйткәнчә, узган елларда бакчага шулай ук украиннар, азербайҗаннар, башка милләтләр дә йөргән. Һәм аларның һәрберсе үз милләтенең тәрбияви үзенчәлекләре, милли җыр-биюләре, ана теленең матур яңгырашы белән бакчага йөрүче балаларга гына түгел, ә тәрбиячеләргә дә халыклар дуслыгын ныгытучы ныклы бер җеп булып хезмәт итә. Шуңа күрә рус телле балаларның да татар теле дәресләренә теләп йөрүләре гадәти хәл булып тора бакчада. Балалар бит бер-берсен милләткә бүлми, я аңа бу малай, яки кыз белән уйнавы ошый, я ошамый, шул гына. Шуңа күрә чит телгә өйрәнү дә сабый өчен авырлык тудырмый, я аңа татар теле дәресләре уен кебек кенә, я инде ошамый. Шушыны истә тотып, бакчаның татар теле укытучысы Эльмира Сәфиуллина дәресләрне төрле уеннар формасында алып бара.
- Министрлыктан кайткан укыту-методик комплект нигезендә бик күп күрсәтмә материаллар, бармак, дидактик, рольле уеннар әзерләдек, - дип, Эльмира Равилевна киштәләргә тезеп куелган материалларны күрсәтте. - Балалар шулкадәр яратып йөри. Җәй буе дәресләр үткәрелмәде, уен мәйданчыкларында мине күргәндә һәрберсе сорый иде: «Безгә кайчан татар теле керә?» - дип.
Ватаныбыз Россиянең милли, географик, тарихи үзенчәлекләре белемнәрен балалар төркемнәрдә тәрбиячеләр ярдәмендә ныгыталар. Яшь үзенчәлекләренә карап һәр төркемдә махсус әзерләнгән материаллар тупланмасы бар. Узган елны бакчада музей да ачылган. Идеясен татар теле укытучысы Эльмира Сәфиуллина башлап җибәргән. Зур булмаган бер бүлмәдә шул рәвешле тарихи әһәмияткә ия экспонатлар җыела башлый. Бу эштә бакча хезмәткәрләре дә, әти-әниләр дә катнаша. Ә бигрәк тә балалар өчен бу сихри дөнья булып тора.
- Балалар һәр экспонатны тотып карый, нәрсә икәнлеге, ни өчен кулланылганлыгы турында җентекләп сораша. Үзләре үк музейда гид булып торалар. Килгән кунакларны таныштыралар, - дип сөйләде мөдир.
Һәм Алия белән Кирилл газета хәбәрчесен музей эшчәнлеге белән таныштырды. Соңыннан балаларның юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүләрен күзәттек. Методик кабинетта оештырылган чын мәгънәсендәге реаль уен бу. Шәһәр урамы, машиналар, юл билгеләре, светофор - һәммәсе бар. Имтихан биргәндәге кебек төрле катлаулы биремнәр дә әзерләнгән. Өлкән тәрбияче Римма Минхәйдәрова әлеге кабинетны тулысынча үзләре әзерләвен, уеннарны үзләре уйлап табуын сөйләде. Юл куркынычсызлыгы дәресләренә ЮХИДИ хезмәткәрләре дә килә икән.
Балалар бакчасында шулай ук логопед та эшли. Балаларның сөйләмендәге кайбер тайпылышларны дөресләү өчен төркем дәресләре дә, шәхси дәресләр дә үткәрелә. Кайчагында әти-әниләрнең борчулы сорауларына җавап биреп, аларны кирәк чакта тынычландыра, кирәк чакта, киресенчә, ниндидер аваз өстендә кичекмәстән эшли башларга кирәк дип, аларны активлаштырып җибәрә. Шулай һәр яклап баланы мәктәпкә, җәмгыять тормышына әзерлиләр балалар бакчасында. Әти-әниләргә бала тәрбияләүдә ярдәмче булып, балаларны шәхес итеп тәрбиялиләр, нинди милләттән булуына карамастан, бер-берсен хөрмәт итәргә өйрәтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев