Ана теле аша дөньяны танып белергә өйрәтa
Казаклар - илгә, Ватанга батыр, уңган, тырыш уллар-кызлар биргән авыл. Татар гаиләләренең бу җирлеккә килеп төпләнү тарихы ХVII гасыр башларына ук барып тоташа. Бу җирлектә бүген дә тормыш гөрли, авыл уңган-булган кешеләре белән дан тота. Бүгенге язмам герое Гөлсинә Хатыйп кызы Әхмәтшина да шушы төбәктә туып, шул матурлыкка сокланып, челтерәп...
Ул җиде балалы ишле гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килә. Әти-әниләре Зәкия апа белән Хатыйп абый авылда иң тырыш, иң мөхтәрәм кешеләр булып, барлык балаларына да үрнәк тәрбия, төпле белем биргәннәр. Әниләре - сельхозтехникада гомере буе пешекче, әтиләре шул ук оешмада хуҗалык мөдире булып эшләгән. Иртәдән кичкә кадәр кайтып керә алмаган әти-әнинең өч улы һәм 4 кызы кече яшьтән кул арасына кереп, эшләп, чыныгып, тормышка яраклашып үсәләр.
- Өй түрендәге намазлыгында әбинең дисбе тартып, илгә-көнгә тынычлык, безгә - балаларына, оныкларына тәүфыйк, бәхет теләп утырганы әле дә күз алдымда. Энеләремә, сеңелләремә бишек җырлары көйли, күңелләргә сеңдереп кызыклы әкиятләр сөйли торган иде ул безгә, - дип искә ала Рабига әбисен мөгаллимә.
Әйе, бу сагыну-юксыну тикмәгә генә түгел, туган илгә, туган тел - ана теленә булган мәхәббәтне аның күңеленә нәкъ менә шушы ак яулыклы, ак күңелле әбекәе сеңдергәндер.
Бүген инде ул үзе ап-ак яулыктан, нурлы йөзеннән татар хатыннарына гына хас сөйкемлелек, тыйнаклык бөркелә. укучылары әллә каян каршысына кочак җәеп йөгереп үк киләләр. Ул аларны изге ана теле - Тукай теле аша дөньяны танып-белергә, җил-давылларга каршы торырга, тормышта үз урыннарын табарга, югалмаска, кимсенмәскә, горур булырга өйрәтә. Бу укучыларга белем, тәрбия бирү икеләтә наз, икеләтә игътибар сорый. Аларның китек күңелләренә саксыз кагылмас өчен бик тә зирәк акыллы, үтә дә сизгер күңелле, кыскасы, икенче әниләре булырга кирәк.
Гөлсинә ханым да бу уңай сыйфатларга ия. Моннан 32 ел элек япь-яшь укытучының куркып, икеләнеп кенә килгән эшендә моңарчы калуы да шул турыда сөйли. Баксаң, хезмәт уңышларын җыяр көн дә килеп җиткән. Аңа бүген - 55 яшь! Бу вакыт эчендә күпме борчулар, күпме йокысыз төннәр аша үтәргә туры килгәндер аңа? Әмма ул үзенең тормышын бу мәшәкатьләрдән башка күз алдына да китерә алмый, чөнки ул хезмәтен авыр йөк итеп түгел, ә җан кушуы белән рәхәтләнеп башкара. Укучыларының күбесе инде матур гаиләләр корып яши, балалар үстерә, тормышта үз урыннарын тапканнар.
"Татар телен өйрәтү - буыннар чылбырының ныклыгы, милләтнең киләчәге ул, - ди мөгаллимә. - Мин дә хезмәт юлымны тәмамлаганнан соң тик утырмам. Әбием кебек Тукаебызның кечкенәдән күңелгә сеңгән әкиятләрен оныкларыма җиткерермен".
Үз куллары белән тергезгән җылы учагына, матур, тату гаиләсенә куана ул. Тормыш иптәше Рәфкать аны аңлап, хөрмәт итеп, хезмәтен бәяләп яшәмәсә, Гөлсинә ханым бөтен күңел җылысын балаларга бирә алмаган булыр иде. Кайчандыр эшкә итәгенә сарылып йөргән ике күз нуры - кызлары да инде үсеп җитеп, гаилә корган, матур-матур балалар үстерәләр. Авылда исемнәре макталып телдән төшмәүче бу пар һәркемдә соклану уята. Йорт җирләре дә үзләре кебек көлеп, әллә каян нур чәчеп тора аларның.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев