Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Үзешчәннәр драма әсәрен сәхнәләштерделәр

Халыкара театр көне уңаеннан Теләнче Тамак авылының мәдәният йортында Данил Салиховның «Туй күлмәгем - соңгы бүләгем» дип исемләнгән пьесасы сәхнәләштерелде.

Теләнче Тамак авылының халык театры тарафыннан әзерләнгән бу спектакльне карарга 200гә якын тамашачы җыелган иде. Әйе, чынлап та, спектакль алдыннан һәр авылдашыбыз дулкынландыргыч мизгелләр кичереп утырды. Чөнки өч ел рәттән Тукай районы данын яклап, «Иделкәем» республикакүләм балалар театры фестивалендә катнашып килгән егетләр һәм кызлар бүген бу сәхнәдә драма жанрындагы рольләрне башкарырга тиеш иде. Алар алдында зур максат куелган: әкияти рольдән җитди рольгә күчү, халык театрының төп составына керү. Артистлар үзләре дә дулкынланды, чөнки залда утыручылар - аларның әти-әниләре, сыйныфташлары, дус-туганнары.

Яшьлек. Мәхәббәт. Сөю... Спектакльгә нәкъ менә шушы төшенчәләр салынган. Сәрия сөйгән яры Дамир артыннан авылдан зур шәһәргә эшкә урнашырга килә. Ләкин шәһәр «козгыннары» беркатлы кызга яла ягалар. Аңа тирә-яктагы бер кеше дә ышанмый. Сәрия үзенең сафлыгы, самимилеге белән бу яланы күтәрә алмый. Иң авыр вакытта Дамиры да башка кызга өйләнергә мәҗбүр булуы турында әйтә. Бу тормышта аның башка яклаучысы калмавын аңлап, Сәрия сөйгәне белән хушлаша, туй бүләге итеп, Дамирга ак күлмәк бүләк итә. Ул үзенә кул сала...

Залда утыручылар тулай торак тәрбиячесе Сатираның наданлыгыннан көлеп, анда яшәүче эшче кызлар Лилия белән Миләүшәнең хәйләкәр һәм явыз булуларына шаккатып, Дамир белән Сәриянең ни чарадан бичара булуларын жәлләп, вакыты белән елап та утырдылар. Бу көнне халык алдында имтихан тоткан яшьләр Ислам Камалов (Дамир), Алсу Шаһиева (Сәрия), Гөлназ Хикмәтуллина (Миләүшә), Айсылу Лотфуллина (Лилия) рольләрне искиткеч осталык белән башкардылар. Сәхнәдә үз-үзләрен тотыш та, мимика да, интонация дә - барысы да югары дәрәҗәдә булды.

Спектакльдә башка рольләрне уйнаган Тәлгать Фасыйхов (Фәхри абзый), Райлә Закирова (милиционер), Ләйсән Галиева (тәрбияче) чарланган уйнау осталыклары белән аерылып тордылар. Алар Теләнче Тамак халык театрының төп составында уйнап, данын күп тапкырлар тиешле дәрәҗәдә яклап килә торган кешеләр.

Спектакльгә җырларны, музыкаль бизәлешне Илгиз Шәрифуллин әзерләп алып барды. Урынлы музыкаль фон белән үрелеп барган спектакль тамашачыга тиешенчә тәэсир итте.

Реклама

Сәхнәдә ике сәгать барган спектакль тәмам. Теләнче Тамак авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов халык театры артистларына рәхмәт хатын тапшырды, уңышлар теләде. Тамашачылар артистларны аягүрә алкышларга күмеп, «афәрин» дип кычкыручылар да булды. Күпләрнең күзләреннән яшьләр тәгәрәде. Бу - артистларның халык күңеленә үтеп керә алуы турында сөйли дә инде.

50 еллык тарихы булган Теләнче Тамак авылы халык театры үсеп килүче буынга эстетик тәрбия бирүдә, татар телен, татар мәдәниятен саклап калуда зур роль уйнап, авылның мәдәни үсешенә саллы өлеш кертә. Алдагы көннәрдә дә бу халык театры үз йөзен, артистларын, тамашачысын югалтмыйча, халыкка хезмәт итәр дигән өметтә каласы килә.

Рәмилә Сәгъдиева,
Теләнче Тамак авылы.

Фото язма авторы тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X