Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Йомры Икмәк» әкиятен сәхнәләштерделәр

Кнәз авылы китапханәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә «Йомры Икмәк» әкияте сәхнәләштерелде.

Бабай образында Денис Гатиятуллин һәм Әби булып Анастасия Сашенкова чыгыш ясадылар. Куян булып киенгән Азалия Гайфулллина бик хәрәкәтчән булып чыкты, Йомры Икмәк образында Артём Васильев һәрбер тамашачыга ошады. Райнур Габденуров (Бүре образында) һәм Данил Тазеев (Аю образында) үз рольләренә кереп китеп, ышандырырлык итеп башкардылар. Аеруча тамашачының исендә калырлык итеп, Төлке ролен Алина Аксанова башкарды. Барлык җыелган балаларга әлеге тамаша ошады. Чыгыш ясаучыларга үзләренә дә, тамашаны караган сабыйларга да шатлык һәм елмаюлар бүләк итү әкияте күңелләренә хуш килде. Әкиятне матур итеп алып барды һәм сөйләде - Альмира Насыйфуллина. Артистларның костюмнарын ясауда, иҗат эшендә барлык катнашучылар һәм аларның әти-әниләре булышлык күрсәтте.

Әлеге чараның төп максаты - сәхнәләштерүләр эшчәнеге аша балаларның иҗади сәләтен арттыру, матур сөйләм осталыгын көчәйтү. Әле әкият тәмамлану белән без балалар белән бергәлектә әңгәмә дә оештырдык. «Сезгә әкият ошадымы?», «Йомры Икмәк ни өчен өеннән качкан?», «Бабай белән Әби Йомры Икмәкнең юклыгын кайчан һәм ничек беләләр?» кебек сорауларга җаваплар эзләдек. Әлеге тамаша бөтен кешенең дә күңеленә хуш килде, әти-әниләр мондый очрашуларның ешрак уздырып торырга кирәклеген әйтте, дип хәбәр итә Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

P. S. Чарадан күбрәк фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев