Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Якташларың, Тукай, сине укый...

Тиздән бөтен татар дөньясы Тукай туган көнне бәйрәм итәчәк. Шул уңайдан район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы тарафыннан сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, «Көнебез шигырь укып башлана» исемле шигъри марафон-бәйге игълан ителде. Бәйгенең төп шарты – балаларыбызны, китап сөючеләрне бөек шагыйрь Габдулла Тукай иҗаты белән якыннанрак таныштыру һәм аның шигырьләрен яттан өйрәнеп, видеотасмага төшереп бәйгегә җибәрү.

Шигъри марафонны 3 апрель көнне Иштирәк, Борды, Теләнче Тамак җирлекләре китапханәчеләре башлап җибәрде. 4 апрельдә эстафетаны сәмәкәйлеләр төбәге, 5 апрельдә Күзкәй, Кече Шилнә җирлекләре кабул итте.
Шигърият бәйрәме көннәрендә китапханәгә килүчеләрне Тукай әкиятләре геройлары каршы алдылар. Шүрәле Су анасына «өйләнгән» дигән яңалык та җиткерделәр алар. Кәҗә белән Сарыкның да юллары аерылган, имеш. Бала да Күбәләкне һаман тота алмый болын-кырлар буйлап йөгерә икән... Бу әкият геройлары бәйрәмдә бергә очраштылар. Алар тамашачыларны әкият-шигырьләр аша Тукай дөньясына алып керделәр. Районның барлык китапханәләрендә дә Тукай иҗатына карата китап күргәзмәләре төзелде, балалар белән төрле бәйгеләр үткәрелде, сәхнәләштерелгән күренешләр куелды, Тукай сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Каләм осталары шагыйрьгә багышлап язган иҗат җимешләрен укыдылар.
«Ә менә үсеп килүче буын Тукай әсәрләрен беләме икән?» – дип сорау куеп башланган шигъри марафоныбыз моны ачыкларга да ярдәм итте. Беләләр икән безнең балаларыбыз Тукай иҗатын. Китапханәчеләр башлап җибәргән шигъри марафон мәдәният йортларында, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында да дәвам итәр дип ышанабыз.
Әнә шулай, кечкенәдән китапка мәхәббәт тәрбияләсәк, аларга туган телебездә әкиятләр укысак, телебез югалмас иншалла. Һәр уздырылган чарада да китап сөючеләр тирә-юньне яңгыратып, аягүрә басып татарның гимнына әйләнгән «Туган тел» җырын башкардылар. Ә һәркемнең күңелендә бер уй: Тукай – ул мәңгелек. Тукай –– халкыбызның раушан көзгесе. Тукай иҗаты ул – чиксезлек...

Флүзә СӘЛИМОВА,
Боерган авылы китапханәчесе.

Фото Флүзә Сәлимовадан алынды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X