Яңа үрләр яулый «Асылъяр»
Телебезнең, гореф-гадәтләребезнең бүгенге көнгә кадәр саклануының нигезе - авыл. Танылган иҗат әһелләребезнең дә күпчелеге авылларда туган бит. Туган җир матурлыгын, телебезнең бар нечкәлекләрен авылда яшәмәгән кеше белә дә, халыкка бирә дә алмыйдыр ул... Сызылып аткан таңнарны күреп, чут-чут сайраган сандугач моңнарын, күпләрне гомер турында уйланырга мәҗбүр иткән күке тавышларын ишетеп,...
Соңгы берничә елда миңа Тукай районы авылларында еш булырга туры килә. Шуңа күрә авыл халкының борчу-шатлыкларын да, тормыш-көнкүрешләрендәге үзгәрешләрне дә бик яхшы беләм. Шул авылларның берсе - Иске Абдул авылы клубында оешкан «Асылъяр» ансамбле турында сөйләп китим әле.
Бу ансамбльгә халкыбыз гореф-гадәтләренә тугрылыклы, җырга-моңга гашыйк кешеләр генә җыйналган. Өйләрендәге тавык та чүпләп бетермәслек эшләрен калдырып, һәр репетициягә ашкынып килеп җитәләр алар. Кафия Курочкина һәм Мирзаһит Нәҗмиевләр Торнаташтан киләләр. Иректаң авылыннан Светлана Хафизова да бик яратып йөри иде ансамбльгә, тик сәламәтлеге какшап китү аркасында туктап тора әле. Җырлы-биюле уеннар вакытында ансамбльне Зөлфия Сәетовасыз күз алдына да китереп булмый. Өздереп биеп тә куя, җырлап та җибәрә Зөлфия. Шаян телле Нурсинә Гайнетдинова йөрмәсә дә «Асылъяр»ның бер чите китек булыр иде. Ансамбльнең солисты Мурат Шәеховның җырлавын авылдашлары бик ошата. Зилфирә Бәхтиева - җырларны иң тиз отып алучы. Ире Илгиз ансамбль өчен кирәк-яракларны бер әйтү белән ясап бирә. Концерт-кичәләрне Гүзәл Вәлиева кебек оста алып баручыларны район буенча санарга бер кул бармаклары җитәдер. Ә Кәүсәрия Ситдыйкова исә «Асылъяр» ансамбленең булачак биючеләрен бүгеннән әзерли. Халык җыр-биюләрен өлкәннәр башкаруында күреп үскән, бу чараларда үзләре дә катнашкан балалар киләчәктә әти-
әниләренең, әби-бабаларының эшен дәвам итәрләр дигән өмет бар.
«Асылъяр» ансамбле район күләмендә уздырылган шактый бәйгеләрдә уңыш казанды, «Балкыш», «Чишмә башы» («Истоки»), «Иске Казан - түгәрәк уен» фольклор конкурсларында җиңеп чыкты, Екатеринбург, Сарапул шәһәрләрендә Сабантуйлар уздыруда катнашты, «Чатыр тауда җыен» халыкара фестивале дипломына лаек булды. Чәчүгә, уракка төшү, 8 Март, Җиңү бәйрәмнәре, авыл алдынгыларын, ветераннарын зурлау - барысы да «Асылъяр» ансамбле катнашында үтә. Күптән түгел, «Асылъяр» ансамбле Теләнче Тамак картлар йортында концерт куйды. Менә шулай яши, яңа үрләр яулый «Асылъяр». Ансамбль уңышлары район мәдәният бүлеге хезмәткәре Зөфәк Галиулла улы Галләмов исеме белән бәйле. «Һәрвакыт килеп, музыка буенча төпле киңәшләрен биреп ярдәм итә», - диләр аның турында.
Зәбир Хәлимов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев