Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яңа поселогы үзешчәннәре «Алты кызга бер кияү» спектаклендәге образларны оста итеп ачты

Яңа поселогы мәдәният йорты каршында оештырылган «Сунмәс йолдызлар» театр коллективы драматург Туфан Миңнуллинның «Алты кызга бер кияү» комедиясен сәхнәләштерде. Халык гадәттәгегә караганда шактый жыелган иде. Чөнки тамашачылар үз артистларының чыгышын яратып өлгерде. Узган елгы «Әйтелмәгән васыять» (Ә. Еники) драмасын да кабат-кабат күрсәтүне сорап йөрүчеләр булды. Тамашачылар бүген дә комедиядә уйнаучы...

Яңа поселогы мәдәният йорты каршында оештырылган «Сунмәс йолдызлар» театр коллективы драматург Туфан Миңнуллинның «Алты кызга бер кияү» комедиясен сәхнәләштерде. Халык гадәттәгегә караганда шактый жыелган иде. Чөнки тамашачылар үз артистларының чыгышын яратып өлгерде. Узган елгы «Әйтелмәгән васыять» (Ә. Еники) драмасын да кабат-кабат күрсәтүне сорап йөрүчеләр булды. Тамашачылар бүген дә комедиядә уйнаучы артистлар тормышына кереп чумдылар. Кайсылары Нина Васильевнаны уңай кабул итте (Гүзәлия Кәримова), кайсылары икенче образларны. Нишлисең, кеше түгел, дүрт аяклы ат та абына бит, авырлыклар алдында туктап калмыйча, үз бәхетен, мәхәббәтен эзләвен дәвам итә Нина. Бәлки аның бәхетле язмышы якында гынадыр? Спектакльдә Фаягөл образы - хатын-кызның сабырлык һәм түземлелек үрнәге. Күпләр язмышын шулай оста күрсәтү сәләте бары Рушания Әхмәдиевада гына диярсең, бастырып сөйләү, керт-керт басып йөрү - бары аңа гына хас. Поселокның егерме елдан артык стажы булган медицина хезмәткәре Гөлгенә Сәдртдинова роле барысыннан да авыррак булды кебек. Өч бала анасына яшь кыз образын ачу җиңелләрдән булмагандыр. Тик аның һәрвакыт елмаеп, көлеп, җиңел гәүдәсе белән йөгереп йөрү гадәте бу образны тудыруда зур этәргеч бирде һәм ул таныш түгел кешеләр өчен чыннан да 20-22 яшьлек кыз Рузалия булып калды. Әсәрдә Хадичә ролен Гөлия Сәлимова җиренә җиткереп башкарды. Әйе шул, һәркем дә Гөлчирә, Нина, Фаягөл кебек ачыктан-ачык сөйләшүгә әзер түгел. Эчтән янып-көеп, нишләргә белмичә, үз бәхетен тып-тын гына көтеп утыручылар да бар шул безнең арада. Андыйларга тормыш итүләре аеруча авыр. Хатын-кыз коллективында җитәкче булу җиңелләрдән саналмый, никадәр кырыс холыклы булса да, агымга кушылмый булдыра алмады баш бухгалтер Нурзидә Мөбарәковна (Нурия Абдуллина). Чөнки анда да хатын-кыз йөрәге тибә, аңа да җылы сүз, ирләр киңәше, таяныч кирәк. Кемдер Гөлчирә Нәҗиповна (төп рольләрнең берсен уйнаучы Сәрия Әхсәнова) яклы булды. Карап торуга җилбәзәк кенә булса да, бу хатын усал ниятле түгел. Җавапсыз яратуы белән бәхетле ул, аңа артык берни дә кирәкми, яратуы аңа көч бирә, илһам өсти. Аның күңел күтәренкелеге, җырлы-биюле хәрәкәтләре әсәрдә кызыл җеп булып үрелеп барды. Хисләрен аңлата алмаган кайберәүләр өчен бу образ уен-көлке, жыр-бию аша да мәхәббәттә аңлашып була икән бит - дигән фикер калдырды. Әсәрнең төп максаты - хатын-кыз никадәр көчле булса да яклауга мохтаҗ зат. Хатын-кызларны яклаучы һәм аңлаучы, вакытында үтемле киңәшләр бирүче, кирәк икән усаллана да белүче төп герой Рахматулла Хөрмәтуллович (Рафаэль Гыймазетдинов) шаккаттырды. Хатын-кызның үзләре дә белмәгән серләрен белүче, һәрбер җанның бәхетсезлеген аңлый белүче һәм аңа үзенең киңәшләре белән дәва табучы «Хозер Ильяс»ны Рафаэль Гыймазетдинов искиткеч оста ачып салды, дип язды безгә Гөлчәчәк Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев