Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Укучылар спектакль куйды

Биклән авылы мәдәният йортында мәктәп укучылары – «Яшь театрал» төркеме егет һәм кызлары «Добрая, очень добрая сказка» дип аталган спектакль куйдылар. Тамашачылар да, нигездә, балаларның үз яшьтәшләре иде.

Әлеге төркем Бикләндә өч ел ярым эшләп килә. Анда 40лап бала йөри. Бүгенге спектакльдә аларның кайберләре беренче мәртәбә сәхнәгә чыкты. Шулай да авылыбызның яшь артистлары чыгышка бик җитди әзерләнделәр, рольләрен бик тырышып һәм бирелеп башкардылар. Сәхнәдә ул көнне Анастасия Ширяева, Дарина Воронцова, Мәдинә Мирходжаева, Рузил Ситдыйков, Рудил Йосыпов, Динә Шиһапова, Ләйсән Мөхәммәдиева, Сабина Насыйбуллина, Мөхәммәд Абсаликов һәм Кирилл Верхотурцев үзләрен күрсәттеләр. Егетләребезнең (9нчы сыйныф укучылары) тиздән дәүләт имтиханнары булса да, репетицияләргә килергә дә, өйләрендә әзерләнергә дә вакыт таптылар. Спектакльнең эчтәлеге дә бик матур һәм игелеккә өйрәтә торган иде. Ахырдан яхшылык начарлыкны җиңде. 
Балаларыбыз өметле. Алар инде үзләрен авылда гына түгел, район күләмендә дә сынарга өлгерделәр, республика фестивалендә дә катнашып карадылар. Киләчәккә максатыбыз – мәктәп укучыларының артистлык осталыгын тагын да үстерү. 

Гөлнара МИРХОДЖАЕВА,
«Яшь театрал» төркеме җитәкчесе. 

Фото Гөлнара Мирходжаевадан алынды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X