Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тукай районында мөнәҗәтләр кичәсе узды

29 сентябрь көнне Тукай районы Иске Дөреш мәдәният йортында районыбыз имам-хатыйбы Җәүдәт хәзрәт инициативасы белән күңелләрне сафландыручы, җаннарыбызга рухи яңарыш бирүче бик матур кичә "Мөнәҗәтләр кичәсе" булып узды. Районкүләм бу мөхтәрәм кичәдә барлыгы 42 мөнәҗәт көйләүче катнашырга теләк белдергән, иң яшь башкаручы Сәмәкәй авылыннан 14 яшьлек Ләйлә Сөләйманова оста итеп...

29 сентябрь көнне Тукай районы Иске Дөреш мәдәният йортында районыбыз имам-хатыйбы Җәүдәт хәзрәт инициативасы белән күңелләрне сафландыручы, җаннарыбызга рухи яңарыш бирүче бик матур кичә "Мөнәҗәтләр кичәсе" булып узды.

Районкүләм бу мөхтәрәм кичәдә барлыгы 42 мөнәҗәт көйләүче катнашырга теләк белдергән, иң яшь башкаручы Сәмәкәй авылыннан 14 яшьлек Ләйлә Сөләйманова оста итеп "Сак- Сок" бәетен көйләп күрсәтте, аның моңлы, аһәңле тавышына залда утыручы беркем дә битараф калмады кебек, инде күп тапкырлар ишеткәнебез булса да, Ләйлә ул бәетне яңача башкарган кебек тоелды безгә. Ә инде иң өлкәне Калмия авылыннан "мөнәҗәтче "80-яшьлек Мәрьям Хаҗиева, ул "Аллаһыга шөкер кылам!" дигән мөнәҗәт көйләде. Барлык катнашучылар да мөнәҗәтләрен ихлас һәм чиста күңел белән башкарып чыктылар , катнашучылар бик күп булса да "бер тында, бер сулышта", бик тә самими узды бу кичә, гүя һәрбер кешенең күңеле сафланып, йөзе нурланып калды, дип яза безгә Яңа Бүләк авылыннан Дилбәр Гыймазетдинова.

Фоторепортажны биредә карагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев