Тукай районында бүген - милли бәйрәм Сабан туе
Бүген Тукай районы халкы Сабан туен бәйрәм итә. Быелгы милли бәйрәм хезмәт кешесен хөрмәтләү, җир кешесенә дан җырлауга корылган. Тукайлыларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән РФ Пенсия фондының ТР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин котлады, район халкына тынычлык, иминлек, мул уңыш теләде. Тукай муниципаль районы башлыгы Васил Хаҗев Сабан туеның...
Бүген Тукай районы халкы Сабан туен бәйрәм итә. Быелгы милли бәйрәм хезмәт кешесен хөрмәтләү, җир кешесенә дан җырлауга корылган.
Тукайлыларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән РФ Пенсия фондының ТР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин котлады, район халкына тынычлык, иминлек, мул уңыш теләде. Тукай муниципаль районы башлыгы Васил Хаҗев Сабан туеның хезмәт һәм өмет, дуслык һәм тынычлык бәйрәме икәнлеген билгеләп үтте.
- Икмәк - байлыгыбыз, һәр йортның муллык билгесе ул, - диде Васил Гарипович. - Өстәлләребездә икмәк булса, өйләребез дә бөтен, илебез дә көчле булыр. Бәйрәмебез мөбарәк булсын! Һәммәгезгә дә исәнлек-саулык, йортларыгызга иминлек һәм бәрәкәт, гаиләләрегезгә бәхет телим!
Бәрәмнән тулы фоторепортаж сайтыбызда бирелеп барыр. Яңалыкларны күзәтегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев